9 ноябрь 2015 яңалыклары
-
9 ноябрь 2015 - 13:43Беркатлылык малсыз калдырырКүпме генә кисәтеп-сөйләп торсак та, хәйләкәр бәндәләргә ышанып акчасыннан колак кагучылар турында хәбәрләр әледән-әле килеп тора. Татарстан буенча оператив мәгълүматлар ра раслый моны: тәүлек саен 2-3 мошенниклык очрагы теркелә. Алдарлардан зыян күрүчеләрне тыңлап торасын да, аларның беркатлылыгына, бөтенләй таныш булмаган кешеләргә шулкадәр тиз ышануларына аптырыйсың. Бигрәк тә өлкәннәргә кагыла бу....
-
9 ноябрь 2015 - 12:40Авариядә кеше гомере өзелгән7 ноябрьдә төнендә Юхмачы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә 19 яшьлек кызның гомере өзелә. Фаҗига төнге сәгать 2 тирәсендә була. "ВАЗ-2110" автомобиле йөк машинасы белән бәрелешә. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, автомобиль йөртүчесе руль артында йоклап киткән дигән фараз бар. Авариядә "ВАЗ" пассажиры -Каракүл авылы кызы һәлак була. Икенче...
-
9 ноябрь 2015 - 10:18Бүлекчә начальнигы кабул итә13 ноябрьдә 14.00-15.00 сәгатьләрдә Иске Камка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Вячеслав Яковлев халыкны кабул итәчәк.
-
9 ноябрь 2015 - 10:06Бер малай, бер кызҮткән атнада яңа туган балалар хисабына район халкы ике кешегә артты. Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килде.
-
9 ноябрь 2015 - 07:31Эшмәкәрләр балалар приютына булышаЯңа Салмандагы "Каенка" социаль приютын төзекләндерү өчен эшмәкәрләр инициативасы белән хәйрия акчасы җыелган иде. Бу средстволарга 4 бүлмәдә линолеум җәелгән, аларда һәм ашханәдә стеналар буялган, юыну бүлмәсендә көзгеләр алыштырылган. Эшмәкәрләр җыйган 33 мең сум акча тотылган әлеге эшләргә. Игелекле эш дәвам итә: инде притның тирәсен тотып алу өчен средстволар туплана.