9 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Беркатлылык малсыз калдырыр
Күпме генә кисәтеп-сөйләп торсак та, хәйләкәр бәндәләргә ышанып акчасыннан колак кагучылар турында хәбәрләр әледән-әле килеп тора. Татарстан буенча оператив мәгълүматлар ра раслый моны: тәүлек саен 2-3 мошенниклык очрагы теркелә. Алдарлардан зыян күрүчеләрне тыңлап торасын да, аларның беркатлылыгына, бөтенләй таныш булмаган кешеләргә шулкадәр тиз ышануларына аптырыйсың. Бигрәк тә өлкәннәргә кагыла бу....
-
Авариядә кеше гомере өзелгән
7 ноябрьдә төнендә Юхмачы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә 19 яшьлек кызның гомере өзелә. Фаҗига төнге сәгать 2 тирәсендә була. "ВАЗ-2110" автомобиле йөк машинасы белән бәрелешә. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, автомобиль йөртүчесе руль артында йоклап киткән дигән фараз бар. Авариядә "ВАЗ" пассажиры -Каракүл авылы кызы һәлак була. Икенче...
-
Бүлекчә начальнигы кабул итә
13 ноябрьдә 14.00-15.00 сәгатьләрдә Иске Камка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Вячеслав Яковлев халыкны кабул итәчәк.
-
Бер малай, бер кыз
Үткән атнада яңа туган балалар хисабына район халкы ике кешегә артты. Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килде.
-
Эшмәкәрләр балалар приютына булыша
Яңа Салмандагы "Каенка" социаль приютын төзекләндерү өчен эшмәкәрләр инициативасы белән хәйрия акчасы җыелган иде. Бу средстволарга 4 бүлмәдә линолеум җәелгән, аларда һәм ашханәдә стеналар буялган, юыну бүлмәсендә көзгеләр алыштырылган. Эшмәкәрләр җыйган 33 мең сум акча тотылган әлеге эшләргә. Игелекле эш дәвам итә: инде притның тирәсен тотып алу өчен средстволар туплана.