13 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Корал эшли – ир мактана
Бүген, 13 ноябрьдә, районыбызда авыл хуҗалыгы машиналарын кышка саклауга кую буенча республика зона семинар-киңәшмәсе булды. Киңәшмә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме белән узды. Аның эшендә министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты. Семинарга Спас, Алексеевск, Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарының инженер-техник белгечләре җыелды. Иң элек аларны Әлки җирендә район...
-
Чүптән акча ясыйлар
Район мәктәпләре ел башыннан бирле 62 тонна макулатура җыеп тапшырган. Республикада бездәге кадәр кәгазь калдыгы җыйган бер генә мәктәп тә юк. Берничә районның мәгариф җитәкчеләре безгә килеп әлеге эшне оештыру тәртибен өйрәнеп киткәннәр. Макулатура җыю авылларны кәгазь калдыгы ише күпме чүптән арындыра. Ә бит кирәкмәгән кәгазьләрне җыеп эшкәртүчеләргә тапшырудан шактый...
-
Медицина рейтингы: без яхшылар арасында түгел
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы республика шәһәр һәм районнарында халыкка медицина хезмәте күрсәтүгә бәя бирде - үзенчәлекле медицина рейтингы төзелде. Медицина учреждениеләренең 9 айлык эшчәнлеге 32 юнәлешне испәпкә алып бяәләнде: җирлектә демография нинди, эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме сәбәпләре, гомер озынлыгы, медицина хезмәтенә шул җирлектә яшәүчеләр бәясе һәм башкалар. Беренче урынны...
-
Исәннәргә гыйбрәт булсын
15 ноябрьдә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 2005 елдан бирле һәр ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә. Акциянең төп максаты - юлларда кешеләр һәлакәте проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Менә бу саннарга гына күз салыйк. Дөньяда юллардагы аварияләр нәтиҗәсендә көн саен 3 мең кеше һәлак була...
-
Ләйсәннең чираттагы җиңүе
Юхмачы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Хәсәнова "Россиянең булачак интеллектуаль лидерлары" Бөтенроссия форумында катнашып, Диплом белән бүләкләнде. Ләйсән Хәсәнова Югары Әлморза төп мәктәбен тәмамлап, быел Юхмачыда укый башлады. Ул байтак еллар Югары Әлморза мәктәбендә Марс Нотфуллин җитәкчелегендәге "Яшь техник" түгәрәгенә йөрде, район һәм республика бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар...