16 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Ком-балчык алу да законлы эшләнергә тиеш
Коррупциягә каршы район комиссиясенең 16 ноябрьдә булган утырышында коррупция юнәлешендәге җинаятьләр һәм закон бозулар, аларны булдырмый калу чаралары турындагы мәсьәлә каралды. Утырышны район башлыгы, комиссия җитәкчесе Александр Никошин алып барды. Район прокуроры Руслан Гыйзәтов утырышта ясаган чыгышында: -Ел башыннан бирле районда коррупция юнәлешендәге өч җинаять эше кузгатылды,-дип билгеләп үтте.-Болар торак...
-
Малайлар атнасы
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике малай дөньяга килгән. Түбән Колчурино авылында яшәүче Оксана Смирнова бишенче баласын тапкан. Ә Базарлы Матактан Надежда Анронованың улы гаиләдә өченче булып туган.
-
Росреестр консультацияләр көне үткәрә
19 ноябрьдә 13.00-18.00 сәгатьләрдә Росреестрның Татарстан идарәсе Бердәм консультацияләр көне үткәрә. Бу көнне идарәнең җирле бүлекләрендә халыкны Росреестр, Кадастр палатасы, Пенсия фонды, салым хезмәте, техник инвентарьләштерү бюросы, опека һәм попечительлек органнары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белгечләре кабул итәчәк. Аларга күчемсез милеккә хокукны теркәү, ана капиталыннан файдалану, торакны хосусыйлаштыру, җиргә...
-
Югары Әлморза укучылары –республикада беренче
Югары Әлморза мәктәбе укучылар командасы республика Фән фестивалендә катнашып, "Фәнни нигездә машина төзү" юнәлеше буенча беренче урынны алды. Әлеге фестивальне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан милли тикшеренү-технология университеты белән берлектә үткәрде. Югары Әлморза мәктәбенең 9нче сыйныф укучылары Ирек Галиев, Алмаз Сафиуллин һәм 8нче сыйныф укучысы Резедә Зиһашина фестивальнең махсус...
-
Яңа ел исе килә башлады
Казанның зур кибетләрендә инде Яңа ел чыршылары бизәп куйганнар, ясалма чыршылар, аларга уенчыклар һәм бизәкләр сатуга чыгарылган. Әлегә районыбызда, 2016 ел календарьлары һәм берничә кибеттә Яңа ел бүләкләре сатудан тыш, әллә ни бәйрәм ыгы-зыгысы сизелми. Әмма Яңа ел исе бер чыкса - бар дөнья куба инде. Кибетләр ул көннәрдә күбрәк...