24 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Кайда туган, шунда кирәкле булган
Түбән Әлкидәге ветеринария пункты узган елда модульле яңа бинага күченгән иде. Ә быелның авгусәында бирегә берьюлы ике яшь белгечне билгеләделәр. Егетләр инде өч айлык сынау вакытын үттеләр, ветеринария академиясендә алган белемнәрен көндәлек хезмәт белән ныгыталар. ...Татар Борнаеда туып үскән Илназ Рафиковны районда үткәрелгән студентлар белән очрашуда күргән идем. Казан дәүләт...
-
Призывниклар өчен «кайнар линия»
25 ноябрьдә халыкка хокукый ярдәм күрсәтү максатында телефон "кайнар линия"се ачыла. Әлеге линиягә шылтыратып, сезгә үзегезне кызыксындырган мәсьәләләр буенча тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле очракларны хәл итәргә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчеләре, республика хәрби комиссариаты вәкилләре ярдәм итәр. "Кайнар линия" телефоннары: 8(843)236-40-17; 8(843)236-89-15; 8(843)236-40-62. Консультация вакыты: 9.00дән 17.00гә кадәр.
-
Ярминкәгә рәхим итегез
28 ноябрьдә, шимбә көнне, Базарлы Матак үзәгендә авыл хуҗалыгы товарлары сату буенча ярминкә үткәрелә. Ярминкә 29 ноябрьдә билгеләп үтеләсе Аналар көне һәм 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан оештырыла. Анда мөгезле эре терлек ите, кош-корт түшкәләре, яшелчә, бәрәңге, бөртек, фураж, печән, салам сатылыр дип көтелә. Шулай ук утын, агач...
-
Буран дип тормадылар
Карлы-буранлы үткән шимбә таңында районнан 28 автомашина Казанга ярминкә үткәрергә юл алды. Буранлап торса да, Дәрвишләр бистәсенең ярминкә узасы базар мәйданына шәһәр халкы иртәдән җыела. Көн дәвамында безнекеләр 920 мең сумлык авыл хуҗалыгы товарлары саткан. Ярминкәдә, Үргәгар һәм Иске Коратадан тыш, барлык авыл җирлекләре дә катнашкан. Һәрвакыттагыча, "Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары,...
-
Егетләребез үзләрен күрсәтә
"Алинә" спорт залында тренер Геннадий Вассунов җитәкчелегендә шөгыльләнүче каратэчылар командасы кикбоксинг буенча Нурлат шәһәре беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаган. Әлеге бәйгедә Татарстан шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән 80нән артык каратэчы катнашкан. 12-15 яшьлекләр арасында безнең Ранис Сираев беренче урынга чыккан. Игорь Вассунов - икенче, Рөстәм Гатауллин өченче урыннарны алганнар.