3 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әлкидә терлек арткан
Баулыда авыл халкының эшчәнлеген активлаштыру буенча Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында зона киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә бездән дә зур делегация катнашты. Республикада авыл хуҗалыгы товарларының яртысын диярлек шәхси хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитештерә. Татарстан хөкүмәте аларга һәрчак ярдәм итеп килде. Киңәшмәдә алга таба да шундый...
-
Дәресләр үткәрләр, киңәш бирәләр
"Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүчеләр физик мөмкинлекләре чикле балаларга аеруча игътибарлы булырга тырышалар: алар һәм балаларның әти-әниләре белән 20 дәрес үткәргәннәр, 99 тапкыр өйләренә барып, төрле мәсьләләр буенча киңәшләр биргәннәр. Үзәккә йөрүче балалар белән шигырьләр, төрле уеннар өйрәнеп, район үзәгендә яшәүче инвалид балалар янына барганнар.
-
Прокуратура хезмәткәрләре кабул итә
14 декабрьдә 12.00-20.00 сәгатьләрдә район прокуратурасы хезмәткәрләре халыкны кабул итәчәк. Кабул итү прокуратура бинасында (Базарлы Матак, Кыр ур., 21) була. Белешмәләр өчен тел.: 20-0-59.