7 декабрь 2015 яңалыклары
-
“Алинә” көрәшчеләрне җыйды
5 декабрьдә "Алинә" спорт залында билбау көрәше буенча ачык турнир үтте. Билбау көрәше соңгы елларда зур популярлык алды. Ул Казанда үткән Универсиада уеннарына да кертелгән иде. "Алинә"дә үткән турнирда күрше Спас, Алексеевск, Аксубай, Нурлат районнары көрәшчеләре һәм үзебезнекеләр катнашты. Ярышларда 9 яшьтән алып 16 яшькәчә егетләр һәм кызлар бил алышты....
-
Дүрткә арттык
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада өч кыз һәм бер малай дөньяга килгән. Алар гаиләдә беренче һәм икенче балалар.
-
Халык тыңлаулары узды
7 декабрьдә муниципаль район советы инициативасы белән 2016 елга район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары булды. Аны район башлыгы Александр Никошин алып барды. Халык тыңлауларында, район советы депутатларыннан тыш, авыл җирлекләре башлыклары, җирлекләрнең башкарма комитет бухгалтерлары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, бухгалтерлары һәм шулай ук теләге булган һәркем катнаша алды. 2016 елга...
-
Аз керемле гаиләләрдә үсүче дүрт бала Чистайдагы “Раздолье” лагерына ял итәргә китте
Аз керемле гаиләләрдә үсүче дүрт бала Чистайдагы "Раздолье" лагерына ял итәргә китте. Аларны район социаль яклау бүлеге бушлай юлламалар белән тәэмин итте. Кышкы каникулларда бу лагерьга тагын балалар җибәрү мөмкинлеге бар. 4 гыйнвардан башланачак смена 21 көнлек, укучылар лагерь мәктәбендә укып торачак, дәресләре өзелмәячәк. Ә 5 гыйнвардан 7 көнлек смена...
-
Әлки терлекчеләренә – 176 балл
Республика рейтингында районыбыз фермерлары "уртадагылар" категориясенә кертелгән. Бер ай элек республиканың игенчеләр хезмәте буенча рейтинг төзелгән иде. Быелдан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермерларның эш нәтиҗәләрен дә рейтинглар белән бәяли башлый. Терлекчеләр хезмәте биш күрсәткеч буенча бәяләнә. Болар: сөрү җирләренең һәр 100 гектарына ит һәм сөт җитештерү, бер баш шартлы...