8 февраль 2016 яңалыклары
-
Әлки районының Юхмачы җирлегендә үткән җыенда Түбән һәм Югары Әлморза авылларында клубларны ремонтлау мәсьләсе күтәрелде
Өч авылны берләштергән Юхмачы җирлегендә мең ярым чамасы кеше яши. Бу җирдә "Кызыл Шәрык-Агро"га караган сөтчелек комплексы һәм терлек симертү мәйданчыгы булу халыкны эш белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Бюджет оешмаларында эшләүчеләр аз түгел, 11 эшмәкәр дә берникадәр эш урыны булдырган. Кырактан артык ир-егет читкә китеп эшләп йөри. Җирлек советының...
-
Мәктәп парталары көтә
Мәктәпләрдә балаларны беренче сыйныфларга кабул итү башлады. Быел районыбыз мәктәпләренең беренче сыйныфларына 241 бала керер дип көтелә. 1 февральдән аларның әти-әниләреннән гаризалар кабул ителә башлады. Күп мәктәпләрдә булачак беренчеләр инде шимбә көннәрендә әзерлек дәресләренә йөриләр. Биредә алар мәктәп тормышы, булачак укытучылары белән танышалар, белем үзләштерүнең беренче күнекмәләрен алалар.
-
Бер генә
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай дөньяга килгән.
-
Гриппны чигенә дип сөйлиләр
Россиядә грипп чигенә, диләр... Моңа без, татарстанлылар да керәбездер инде. Шәхсән үзем тынычланырга ашыкмыйм, чөнки районда авыллары белән салкын тиеп чирләүчеләр бар. Дөрес, салкын итеп, табиблар аны ОРЗ дип кенә әйтергә куша, чөнки бездә гриппның ике очрагы гына ачыкланды, расланды, анысы да дуңгыз гриппы. Әле дә булса салкын тиеп өй...
-
Әлки районында 8 февральгә һава торышы
Синоптиклар фаразлавынча, бүген - 8 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Кар ява, кайбер районнарда томан төшәчәк. Республикада җил көньяк-көнбатыш тарафтан исә, талгын. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда уртача һава температурасы көндез 2-7 градус салкын булачак. Казанда көн шулай ук карлы булыр дип фаразланыла, көндез 2-4 градус чамасы салкын. 9 февральгә...