22 апрель 2016 яңалыклары
-
Әлки районында Җиңү бәйрәменә багышлап җиңел атлетика кроссы уздырылды
Укучылар спартакиадасы кысаларында район үзәгендә узган җиңел атлетика кроссын аны оештыручылар совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 71 ел тулуга багышладылар. Укучылар ике категориядт ярыштылар: 2003-2004 елларда туганнар арасында Борискино мәктәбе командасы (тренеры Виктор Захаров), җиңү яулады. Икенче урында Иске Матак мәктәбе укучылары (Михаил Леонтьев), өченче урында - Нәби Дәүли...
-
Габдулла Тукайның тууына 130 ел
Татар халкының бөек улы, кыска гына, әмма йолдызлардай якты гомер кичергән, үзеннән соң үлемсез шигырьләр һәм поэмалар, чәчмә әсәрләр һәм публицистик язмалар, тәрҗемәләр һәм хәтта икътисадый-сәяси мәкаләләр калдырган Габдулла Тукайны белгән кешеләр, ни гаҗәп, безнең районның Үргәгар авылында булган икән бит. Мөгаен, Хуҗаәхмәт абзый һәм Мәбсүсә әби Низамовлар Габдулла Тукай...
-
Әлки районы өч яшь спортчысына “Спорт мастерлыгына кандидат” разряды бирелде
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы приказы нигезендә районыбызның өч яшь спортчысына "Спорт мастерлыгына кандидат" разряды бирелде. Соңгы елларда киокусинкай каратэ спорты районда зур популярлык алды. Тренер Андрей Зиньков дәресләрен алучы яшь спортчыларыбыз республика, Идел буе зонасында, хәтта Россия күләмендә зур җиңүләргә ирешкәннәр. Спортчыларыбызның соңгы ярышларда ирешкән уңышларын искә алып...
-
Әлки район советы хезмәткәрләренә Татарстан Дәүләт Советы Рәисеннән Рәхмәт хатлары
Нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре, актив җәмәгать эшчәнлеге алып барганнары өчен муниципаль район советының бухгалтер хисабы һәм отчет бирү бүлеге начальнигы Рәисә Габдуллина, муниципаль район советының гомуми бүлеге баш белгече Ксения Белова Татарстан Респуәликасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
-
Әлки районы мөхтәсибенә һәм Изге Троица храмы настоятеленә район башлыгы рәхмәт әйтте
Районда конфессияара мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен куйган хезмәтләре, җәмәгать эшләрендә актив катнашканнары өчен район имам-мөхтәсибе Исламетдин Шәйхетдинов һәм Изге Троица храмы настоятеле Андрей Зиньков район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
-
Әлки районы Яңа Алпар авылында ветеринария пункты төзелә
"Строитель и К"оешмасы төзүчеләре Яңа Алпар авылында модульле ветеринария пунктын бастырып киләләр. Төзелеш эшләре югары темп белән алып барыла. Димәк, тиздән Алпар якларындагы авыллар халкының сыер һәм сарыкларын, хәтта эт һәм мәчеләрен дәвалау мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
-
Әлки районы фермерларын конкурста катнашырга чакыралар
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә ярдәм итү максатыннан кабул ителгән программада катнашу өчен крестьян хуҗалыкларын сайлап ала. Бу конкурс 10 майга кадәр дәвам итә. Анда катнашырга теләүчеләр шушы вакыт эчендә тиешле документларны тапшырып өлгерергә тиеш. Тулырак мәгълүматны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
-
Әлки районы Әхмәт авылында өмә үткәрделәр
Җирләр кипшенү белән Әхмәт авылы мәчетенә йөрүчеләр өмә үткәрделәр. Гадәттә мәчетләр авылларның иң калку урынына салына, шуңа күрә аларның тирә-ягы яз башлануга кипшенеп тә өлгерә. Әхмәттә дә шулай булды. Мәчеткә йөрүчеләр ике көн рәттән өмә ясап, мәчетнең тирә-ягын тимер рәшәткә белән тотып алдылар, авыл үзәген җыештырдылар, юлларны тигезләделәр. Бер уңайдан...
-
Әлки районында мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә (+ФОТО)
"Мәрхәмәтле Татарстан" шулай дип аталган проект Татарстанда инде икенче ел үткәрелә. Район оешмалары һәм учреждениеләренең үзешчән сәнгать коллективлары катнашында "Яхшылык эшлә" дигән конкурс әле тәмамланып та өлгермәде. Һәм менә үтеп баручы бу атнаны "Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы дип атадылар. Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары 16 апрельдә район үзәге урамнары буйлап Мәрхәмәтлелек...