6 май 2016 яңалыклары
-
Әлки районында Җиңү парады репетицияләре үткәрелә
Әлки районы үзәге Базарлы Матакта көн саен Җиңү парады репетицияләре үткәрелә. Анда районның МЧС, ДОСААФ оешмалары, медицина, полиция хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнаша. Алар тантаналы марш белән Крайнов, Ленин урамнарыннан Азат итүче солдат һәйкәленә кадәр баралар. Репетицияләрдә парадта катнашасы техника (хәрби комиссариат, ДОСААФ, ашыгыч медицина ярдәме автомашиналары) да тәкъдим ителә. Быелгы...
-
Әлки районының Базарлы Матак авылындагы Тыл хезмәтчәннәре паркында 6 майда тантаналы митингы булды
Митингта сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, район үзәгендә яшәүчеләр, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары катнашты. Митингны район башлыгы Александр Никошин башлап җибәрде. -Бөек Ватан сугышында Җиңү совет халкына ансат кына бирелмәде. Безнең районнан да фронтка 8950 кеше китте. Аларның 1300 е орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Алты якташыбыз Советлар Союзы Герое...