13 май 2016 яңалыклары
-
Яшь егет гомере өзелгән
Азнакайның Митрәй авылы янында куркыныч авария булган.
-
Кичәге гарасат нәтиҗәләре [+ФОТОЛАР]
Кичәге көн кайбер районнарда бәхетсезлек белән тәмамланган. Мәгълүм булганча, кичә Татарстан буенча көчле яшенле яңгыр явып үтте, кайбер районнарда боз да яуган. Кайбычта җир өстен вак боз капланган. Биредә зыян күрүчеләр юк, ә менә Лаеш районында бер йортны яшен суккан, янгын чыккан. Ут-ялкынны янгын сүндерүчеләр тиз арада сүндергән. Төзелеп кенә...
-
Әлки районында Халыкара гаилә көне алдыннан ана сертификатлары тапшырылды
Бүген район никахлашу залында икенче балалары туган гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Пенсия фонды идарәсе һәм ЗАГС хезмәткәрләре оештырган әлеге чара 15 майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көне уңаеннан үткәрелде. Базарлы Матакта яшәүче Илназ һәм Сиринә Сираҗевларның, Айрат һәм Лилия Гайнетдиновларның кызлары гаиләдә икенче бала булып туган. Идел...
-
Татарстанда кырау төшәчәк
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, киләсе ялларда Татарстанда салкынча һава торышы урнаша.
-
Тыл хезмәтчәннәренә уңайлы бүлмәләр (+ФОТО)
Юхмачыдагы интернат-йортта алты Ватан сугышы ветераны яши. Аларга яу кырларында мылтык тотып сугышырга, тоташ ут яудырган дошманга каршы һөҗүмгә күтәрелергә туры килмәгән, билгеле, моның өчен яшьләре җитеп бетмәгән. Әмма һәрберсе үз хезмәте белән җиңүне якынайтуга өлеш керткәннәр. Гайнетдинов Идрис абый гомер юлы турында бернәрсәне дә яшермичә сөйли. Сиксән алты яшендә...
-
Әлки районы вәкилләре 28 майда Чуашиянең Шыгырдан авылында Сабан туе үткәрә
Районыбыз вәкилләре 28 майда Чуашиянең Шыгырдан авылында Сабан туе үткәрүдә катнашачак. Татарстан районнары дистә елдан артык инде Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә милли бәйрәмебезне үткәрүдә катнаша. Узган елларда безнең район вәкилләре Ярославльдә, Пензада, Чуашиянең төрле шәһәр һәм авылларында Сабантуйлар оештыруда ярдәм итте. Быел без Чуашиянең Комсомол районындагы иң зур авылларның берсе...
-
Әлки районында 16 кеше СПИД вирусы йөртә
15 майда Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге дата һәр елны майның өченче якшәмбесендә билгеләнә. Аның максаты - СПИДтан үлүчеләрне искә алу, бу куркыныч авыруны йоктыру юллары, аннан саклану чаралары хакында кешеләргә искәртү. Мәгълүм булганча, СПИД - дәвалап булмый торган чир. Шуңа да аннан саклану бик мөһим....