17 май 2016 яңалыклары
-
Миңнеханов белән Брежнева Казан марафонында 3 чакрымга йөгерделәр (фото)
Казанда "Үзеңне тикшер" шигаре астында җиңел атлетика марафоны ачылды.
-
Рамазан ае үзенчәлекләре, сәдакалар күләме тәгаенләнде
Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлый.
-
Әлки районында урман утырту көнендә 2 мең төп агач үсентесе утыртылды
Узган шимбәдә - урман утырту көнендә районыбыз авылларында 2 мең төп агач утыртылды. Бу ярты гектар мәйданда яшеллек артты дигән сүз. Чуаш Кичүе мәктәбенә күптән түгел герой-шагыйрь истәлегенә мемориаль такта куелган иде. Бу шимбәдә мәктәп укучылары истәлек тактасы янында аллея да утырттылар. Салмандагы балалар приютында шулай ук яшел аллея хасил...
-
Әлки районының Карга авылында чәчәкләр һәм агачлар утырталар
Карга халкы бу көннәрдә авылларында 150 ләп төп агач, күп итеп чәчәкләр утырткан. Яшь агачлар Сабантуй үткәрелә торган урында, ял паркы һәм мәчет янында тамырланып килә. "Мостовик" җәмгыяте директоры Рөстәм Вәлиев Лаеш районыннан күп итеп чәчәк үсентеләре кайтарткан, алар да авыл үзәген бизәп торачак. Үз йортлары тирәсенә миләш, юкә утыртучыларга...
-
Әлки районы Югары Колчурино авылы клубын директоры һәм техник хезмәткәре ремонтлый
Югары Колчурино авыл мәдәният йортында җәй башланыр алдыннан эчке бизәү эшләренә керешкәннәр. Директор Елена Фурасева һәм техник хезмәткәр Татьяна Николаева тамаша залының стеналарын, җылыту торбаларын зәңгәр төскә буяп куйганнар. Сәхнә идәнен дә буяп, яңартырга җыеналар алар. Ремонт өчен материалларны җирлек советы башкарма комитеты алып биргән.
-
2016 ел җәе нинди булачак? (фараз)
Россия Гидрометеорология үзәге һәм башка фәнни-тикшеренү институтлары, агымдагы елның яз һәм җәй айларында һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын һәм, бәлки, алардан бераз югарырак булачагын фаразлый.
-
Айдар Галимовның оныгы туган [+фоторепортаж]
Айдар Галимовның кызы Гүзәл әни булган.