27 май 2016 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очраша
10 июньдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очрашачак. Эшмәкәрләр Президент белән ашыгыч хәл итү таләп ителгән конкрет проблемалар хакында сөйләшәчәк. Президентка сорау бирү өчен эшмәкәрләргә бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яисә RT@ombudsmanbiz6ru электрон почтасына заявка юлларга кирәк. Сорауларны (843) 203-44-17 телефоныннан да бирергә...
-
Әлки районының Чуаш Борнае авылында каты түшәмәле юл төзелә
Чуаш Борнаеның үзәк урамында каты түшәмәле юл салына. "Алексеевскдорстрой" ААҖ район участогы эшчеләре 1450 метр озынлыктагы әлеге юлны озакка сузмыйча төзеп бетерергә ниятлиләр. Ә Урта Биктимер авылы аша узучы автотрассаның юл полотносын реконструкцияләү эшләре инде төгәлләнде диярлек. Биредә хәзер су агу лотоклары урнаштыралар. Шушы арада асфальт-бетонның өске катламы да түшәләчәк....
-
Әлки районыныда терлекләрен басуда йөртүчеләрдән штраф түләтәләр
Терлекләре иген басуында йөргән хуҗаларга шактый суммада штраф түләргә туры киләчәк. Күпме хезмәт, акча тотып үстерелгән иген басуларында терлекләрен йөртүчеләр табылып тора. Мал асрыйсың икән, ул я көтүдә йөрергә, я ябылып торырга тиеш. Ә иректә йөргән сыер, кәҗә, сарык өчен хуҗалары җавап тота. Район авылларында малларын иректә йөртүчеләргә карата кискен...
-
Муниципаль хезмәткәрләрнең пенсия яше арта
Россия Президенты Владимир Путин пенсия яшен арттыру турындагы канунны имзалады. Бу дәүләт һәм муниципаль хезмәттә эшләүчеләргә генә кагыла. Мондый хезмәттәге ир-атлар хәзер пенсиягә 65 яшьтән, хатын-кызлар исә 63 яшьтән чыга алачак. Аларның пенсия яше ел саен ярты елга артачак. Канун 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
-
Әлки районы Сабан туена мәдәният хезмәткәрләре яңа бизәкләр, тамашалар әзерли
Мәдәният хезмәткәрләре район Сабан туе мәйданында халыктан бүләкләр җыярга җыеналар. Элек-электән авылларда Сабан туе алдыннан өйдән-өйгә йөреп халыктан бирнә җыйганнар. Кызлар, яшь киленнәр бәйрәмгә бүләк итеп чиккән сөлгеләр һәм тастымаллар, кульяулыклар әзерләп торганнар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре моны Сабан туе башланыр алдыннан мәйданда оештырырга уйлыйлар. Теләгән һәр кеше Сабан туе...
-
Әлки районында өченче ветеринария пункты ачылды (+ФОТО)
Бүген, 27 майда, Алпар авылында модульле ветеринария пункты ачылды. Яңа пункт хезмәткәрләре якын тирәдәге 11 авыл халкына һәм Иске Чаллы авылындагы терлекчелек комплексына хезмәт күрсәтәчәк. Пунктны ачу тантанасында Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Алмаз Гыйбадуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Кәмил Хәйруллин,...
-
Әлки районында алимент буенча бурычлары 500 мең сумга җитүчеләр бар
Районда 122 алиментчы исәпләнә, шуларның 22 се - хатын-кызлар. Болар арасыннан 5-7 кеше генә балаларына алиментларны вакытында түләп баралар икән. Күбесе балигъ булмаган балалары алдында шактый бурычлы. Алимент буенча әҗәтләре 500 мең сумга җыелганнары да бар. Закон нигезендә, дүрт ай дәвамында алимент түләмәгән кешегә карата җинаять эше кузгатыла. Былтыр сигез...