1 июнь 2016 яңалыклары
-
Юл һәлакәтендә 6нчы сыйныфны тәмамлаган кыз баланың гомере өзелгән. ФОТО
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 31 майда, кичен - 15:50 сәгатьтә Ашытбаш - Шушмабаш - Карадуган юлында булган.
-
Әлки районында кош-корт алучыга субсидия бирәләр
Югары Колчурино авыл җирлегендә яшәүче ике кеше шәхси хуҗалыкларында асрау өчен кош-корт сатып алганнар һәм субсидия сорап документлар тапшырганнар. Түбән Колчуринодан Николай Мурзаков 99 баш бройлер чеби, ә Югары Колчуринодан Николай Хвостов 51 каз бәбкәсе сатып алган.
-
Әлки районыннан Ләлә Гаязова грант алды
Базарлы Матак мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләлә Гаязова республика конкурсында катнашып, "Укытучы-мастер" дип исемләнгән грантка ия булды. Ләлә Гаязова үз эшендә бай тәҗрибә туплаган, алдынгы методика кулланып эшләүче педагог. Аның укучылары да төрле фәннәр буенча югары нәтиҗәләр күрсәтә. Грант аңа шушы уңышлары өчен бирелде дә.
-
Әлки районында бүген балаларга бәйрәм ясадылар (+ФОТО)
Бүген район мәдәният йортында балалар өчен бәйрәм оештырылды. Зал тулы малайлар-кызлар алдында башта үз яшьтәшләре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Аннан соң район мәдәният йорты хезмәткәрләре Колобок турында әкият сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәләкәй тамашачыларны Халыкара балаларны яклау көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев, аның урынбасары Мария Платонова, район инвалидлар...
-
Әлки районында “Яшь имәннәр” балалар лагеренда яңа йокы корпусы ачылды (+ФОТО)
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә "Яшь имәннәр" савыктыру лагеренда күптән көтелгән вакыйга булды. Биредә барлык уңайлыклары булган ике катлы йокы корпусы файдалануга тапшырылды. "Яшь имәннәр" лагере бигрәк матур җирдә урнашкан инде. Биредәге күзләрне иркәләүче яшеллек, саф урман һавасы җанга да, тәнгә дә рәхәтлек, ял бирә. Тик менә лагерьның...
-
Әлки районында “Чиста су” программасы эшли
"Чиста су" республика программасы ярдәме белән Ташбилгедә халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итәчәкләр. Бу арада авылга яңа башня кайтарылган. Инде әзер скважинага 18 метрлы шушы башняны куеп эшләтеп җибәрсәләр, ташбилгелеләр су "кайгысын" онытачаклар икән.