8 июнь 2016 яңалыклары
-
Әлки районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасын ремонтлый башладылар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасының болдыры өр-яңа төс ала. Ике катлы бу зур бинаның тышкы ягын "Строитель и К" җәмгыяте эшчеләре ремонтлый башлады. Башта алар бина тирәләрен һәрьяктан бетонлап чыктылар (отмостка). Ә хәзер болдырны капиталь төзекләндерәләр. Болдырның түбәсе өр-яңадан ябылды, баскычлар да яңартыла. Моннан тыш, инвалидлар өчен пандус...
-
Әлки районы Сабан туенда иң абруйлы гаиләләр мәйданда бүләкләнде
Районыбызның иң абруйлы гаиләләре Сабан туе мәйданында хөрмәтләнде Үргәгар авылында яшәүче Әсхәт һәм Зилә Сафиуллиннарны мәйдан түренә чакырып бүләкләделәр. 35 ел бергә гомер итүче бу пар күпләргә үрнәк. Алар менә дигән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә бөтен хезмәт эшчәнлекләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладылар. Авылдашлары да аларны хөрмәт...
-
Әлки районында ике кечкенә авылда яңа клублар төзелде
Бибай Чаллысы һәм Яңа Әнҗерә авылларында яңа клуб биналары төзелеп бетте. Әлеге авылларның икесендә дә индивидуаль проект буенча 50 урынга исәпләнгән кирпеч биналар салынды. Яңа Әнҗерәдәге клуб тулысынча Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевнең спонсорлык ярдәме белән төзелде һәм җиһазлана. Инде клубларны газлаштыру, тирә-юньнәрен төзекләндерү-матурлау эшләре башкарыла. Район мәдәният бүлеге...
-
Коточкыч һәлакәт: автомобиль таудан тәгәрәгән [+фото, видео]
Юл-транспорт һәлакәте кичә Әлмәт районында булган - салонда ике пассажиры булган автомобиль таудан аска тәгәрәгән. Урсалы авылыннан ерак түгел урында яшьләр ял итәргә таулы урында тукталган. Йөртүче машинаны кул тормозына куярга оныткан, шуның аркасында машина чокырга тәгәрәгән. Ул вакытта салонда булган яшьләрдән руль артындагы егет кенә сикереп төшеп кала алган....
-
Бушлай чәк-чәк өчен Сабантуй кунаклары сугышкан [видео]
Түбән Камада Сабан туена 200 килограммлы чәк-чәк әзерләүләре хакында язган идек.
-
Әлки районы имам-мөхтәсибе Исламетдин Шәйхетдинов республика бүләгенә ия булды
Рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен районыбыз имам-мөхтәсибе Шәйхетдинов Исламетдин Сәләхетдин улы Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.