15 июнь 2016 яңалыклары
-
Әлки районында "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагеренда беренче смена эшли башлады
Быел лагерьдә балаларны барлык уңайлыклары булган ике катлы яңа бина - йокы корпусы каршы алды. Бүген лагерьда 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 36 бала ял итә.
-
Ана капиталыннан түләү артты
Дәүләт Думасы 2016 елда ана капиталы средстволарыннан 25 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләү хакында закон кабул итте. Бу норма быелның 31 декабренә кадәр гамәлдә була. Әлеге түләүне ана капиталына хокукы булган затлар ала алачак. Узган ел ана капиталы средстволары хисабыннан 20 мең сум алырга була иде.
-
Әлки районының Демидовка клубы фольклор коллективы Алексеевскида “Кыңгырау чыңы” фестивалендә катнаштылар
Демидовка авыл клубының фольклор коллективы Алексеевскида "Кыңгырау чыңы" ("Алексеевские перезвоны") фестивалендә катнашты. Россиянең төрле төбәкләреннән, Белоруссиядән, Украинадан чаң кагучылар, чиркәү һәм халык музыкасын башкаручылар катнашкан бу зур чарада безнекеләр дә фольклор номеры белән чыгыш ясады.
-
Әлки районы мәдәният хезмәткәрләре Татарстан хөкүмәте грантлары ота
Иске Матак авылы мәдәният йорты музыка җиһазлары алу өчен 100 мең сум грант отты. Район үзәк китапханәсе һәм туган якны өйрәнү музее исә 50шәр мең сумлык грантларга ия булдылар. Район клублары һәм китапханәләре Татарстан хөкүмәтенең мәдәният учреждениеләре иҗади коллективлары проектларына ярдәм итүгә юнәлтелгән грантларын алу өчен конкурс материаллары әзерләүне дәвам...
-
Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәре билгеле булды
Быел Ураза бәйрәмен 5 июльдә, Корбан бәйрәмен 12 сентябрьдә билгеләп үтәбез.
-
Татарстан кырларына беренче тапкыр пилотсыз трактор чыкты. Фото
Татарстан кырларына беренче тапкыр махсус система белән җиһазланган пилотсыз трактор чыкты.
-
Россия наркозсыз кала
Украина Россиягә бик мөһим препаратларның берсе булган метазонны кертүне туктатты, дип хәбәр итә «Коммерсантъ».