14 июль 2016 яңалыклары
-
Әлки районында елның беренче яртысында тугыз янгын булды, утта бер кеше үлде
Быелның алты аенда районыбызда 9 янгын булган, утта бер кешенең гомере өзелгән. Янгыннарның сигезе торак секторында чыккан. Аларның төп сәбәбе - йорт хуҗаларының янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәве. Аерым алганда, электр җиһазларын һәм электрүткәргечләрне файдаланганда, шулай ук мич якканда хәвефсезлек таләпләрен үтәмәү ут чыгуга китергән. Тәмәке тартканда саксызлык аркасында фаҗига чыгу...
-
Әлки районында федераль ташламалардан файдаланучыларны социаль пакеттан баш тартмаска өндиләр
Инвалидлык буенча пенсия алучылар ел саен сайлау алдында кала: социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы, әллә аннан баш тартып акчасын алыргамы? Бу мәсьәләне 1 октябрьгә кадәр хәл итәсе. Соңыннан авыр хәлгә калмас өчен, социаль пакеттан файдаланырга хокуклы һәр кеше моны һәръяклап уйлап карар кылсын иде. Бу хакта кайгыртырга иртәрәк бит әле, димәскә,...