20 июль 2016 яңалыклары
-
Әлки районында күп балалы гаиләләр өчен өйләр төзелә
Каракүлдә яшәүче күп балалы ике гаилә быел яңа өйле булачак. Төгәлрәк итеп әйткәндә, 8 бала үстерүче Виктор һәм Надежда Сизовларның өе инде төзелеп беткән диярлек. Ә 9 балалы Александр һәм Ольга гаиләсе өчен өйне бу көннәрдә төзүгә керештеләр.
-
Әлки районында кече фермалар субсидия алдылар
әлкилеләр дәүләт ярдәменә таянып, быел 9 кече ферма төзеп куйдылар. Аларга 1,6 миллион сум күләмендә субсидия таратылды. Шуның белән безнең районга тәганләнгән лимит тотылып беәткән. Ә ферма төзергә теләүчеләр тагын бар. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә дәүләт ярдәме киләчәктә дә булачак, лимит та киңәйтелер, мөгаен, дип өметләндерәләр.
-
Әлки районында һәр терлеккә 12,5 центнер азык хәзерләнгән
Район хуҗалыкларында 96 мең тоннадан артык сенаж һәм 6,5 мең тонна печән хәзерләнде. Бу һәр шартлы баш терлеккә бүлеп санаганда 12,5 центнер терлек азыгы берәмлеге азык запасы булдырылган дигән сүз.
-
Дөньядагы иң зур агач [+фото]
http://www.saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/12039-d%D3%A9nyadagyi-i%D2%A3-zur-agach-%20foto.html
-
Әлки районының наркоманиягә каршы комиссиясе утырышында адреслы, индивидуаль эшчәнлеккә юнәлеш бирелде
Наркотик матдәләр кулланган өчен хокук сакчылары тарафыннан контрольгә алынган, үзәк район хастаханәсенең наркология кабинетында исәпкә куелган әлкилеләр саны былтыр да, быел да бер үк. Район башкарма комитетының наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы комиссия утырышында әнә шундый чагыштыру ясалды. Моны утырышта чыгыш ясаучылар районда кисәтү эшенең төрле яклап алып барылуыннан...
-
Башкортстаннан Казанга килүче пассажир автобусы янып беткән [+ВИДЕО]
Татарстанда янгын чыгу сәбәбен тикшерәләр: 18 июль көнне трассада Башкортстанның Күмертау шәһәреннән Казанга баручы пассажир автобусы янып беткән.
-
Ана капиталы турындагы законга яңалыклар кертелде
Соңгы вакытта Ана капиталы турындагы законга күп кенә яңалыклар кертелде.
-
Тагы өстәмә ял көтә
30 августта Татарстан Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итәчәк.