25 июль 2016 яңалыклары
-
Зөлфәт Зиннуров “Башваткыч”ны кибеткә алмаштырган? [+фото]
Бу кибетне Зөлфәт арендага алган икән. Инде икенче елын эшли. Бүген исә Казаннан товар алып кайткан. - Көнаралаш товарга йөрим. Җәй көне дачниклар булгач, күбрәк кирәк. Ипи көн саен килә. Бистә эчендә икенче кибет бу. Кергәндә тагын берәү бар. Акмаса да, тамып тора инде. Җәйгә кереме бераз бар. Кышын үзен-үзе...
-
Әлки район башкарма комитеты утырышында демография мәсьәләләре каралды
Шундый бер мәгълүматка тап булган идем: 1935 елда Әлки районында 67 меңнән артык кеше яшәгән! Бүген, районыбызда тулыр-тулмас 20 мең тирәсе кеше калып барганда, моңа ышануы да кыен. Ә бит, тормыш шартлары яхшырып, көнкүреш елдан-ел җиңеләеп торса да, алга таба халык саны үсәчәк, дигән ышаныч әллә ни зур тугел. Һәр...
-
Танылган эшмәкәр Әлки районы Иске Алпар авылында зиратны төзекләндерүгә акча биргән
Танылган эшмәкәр Рәфкать Сәмигуллин Иске Алпар авылы зиратын чистарту буенча барлык чыгымнарны да үз өстенә алган. Ә агач кисү, чистартуда авыл халкы да актив катнашкан. Киселгән агачларны зират эчендә калдырмаганнар, теләгән кеше утынлыкка да алган. Эшмәкәр үз акчасына зиратка кирәк-яракны саклау өчен бина да төзетеп куйган.
-
Әлки районының Карга һәм Чиябаш авыл җирлекләрендә үзара йөкләнгән салым тулысынча җыеп алынган
Карга һәм Чиябаш авыл җирлекләрендә үзара йөкләнгән салымны тулысынча диярлек җыеп та алганнар. Шулай итеп җәйге уңайлы вакытта авыллар өчен бик тә мөһим эшләрне эшләү мөмкинлеге туган. Каргада юлларны тәртипкә китергәннәр. Ә Чиябашта су белән тәэмин итүне яхшырканнар. Әле Рус Чиябашындагы зиратның тирәсен (420 метр озынлыкта ул) дә яңартачаклар, моның...
-
Әлки районының Ташбилге авылында су кертәләр
Ташбилгедә яңа су башнясы бастырылган иде, инде 110 мм лы торбалар сузып, чиста суны өйләренә җиткерү буенча эшлиләр. Суның сыйфаты әйбәт, ул бөтен яклап таләпләргә җавап бирә. Ташбилгене чиста сулы итәргә 2 млн 250 мең сум акча тотыла, бу сумма республика программасы буенча бирелгән.
-
Республиканың бер район фермасында 3 аяклы ат яши. Фото
Балтач районының «Сосна» хуҗалыгы фермасында 3 аяклы ат яши.
-
Татарстанда минималь куллану бюджеты расланды
Татарстан Министрлар Кабинеты быелның икенче кварталында минималь куллану бюджеты күләмен раслады.
-
Веломобильдә йөрүче татар әбиләре социаль челтәр йолдызларына әверелде. ФОТО
Facebook социаль челтәре кулланучылары арасында Казанның Кремль яр буенда веломобильдә йөрүче өч әбинең фотосурәтләре зур популярлык казанган, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.