5 август 2016 яңалыклары
-
Исерек килеш машина йөртүчеләрне Әлки районында судка биргәннәр
Район прокуратурасы автомобиль белән исерек килеш идарә иткән ике әлкилегә карата җинаять эшләрен судка юллаган. РФ Җинаять кодексының 264.1 нче статьясында каралган җинаятьне кылган, ягъни исерек килеш руль артына утырган һәм машина йөрткән бу ике кешегә карата гаепләү карарлары прокуратура тарафыннан расланды. Гаепләнүчеләр мондый хокук бозуны беренче генә тапкыр эшләмәгән...
-
Әлки район прокуратурасы закон бозып эшләүче ломбардны ачыклаган
Район прокуратурасы "КарСар" җәмгыятенең эшчәнлегендә куллану кредиты һәм ломбардлар турында закончалыкның ничек үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында әлеге җәмгыятьнең комиссия кибете сыйфатында эшләве ачыкланды. Җәмгыять кредитлы булмаган финанс оешмасы статусына ия түгел, әмма, шуңа карамастан, заемнар бирү белән шөгыльләнгән. Бу исә "Куллану кредиты (займ) турында" федераль законның 4 нче статьясын бозу...
-
“Әлки хәбәрләре” редакциясе җыелышында нәрсә турында сөйләштеләр?
"Татмедиа" җәмгыяте филиалы - "Әлки хәбәрләре" редакциясе хезмәткәрләренең отчет җыелышы булып үтте. Җыелышта район башкарма комитетының эшләре идарәчесе Эльвира Нуруллина катнашты. Баш редактор - филиал директоры Азат Низамиев редакциядә соңгы вакытта гына булган яңалыклар - ин-дизайн программасы буенча эшли башлау, югары тизлекле интернетка ялгану кебек үзгәрешләрне билгеләп үтте. "Татмедиа- җәмгыятендә...
-
Әлки районы шефлык алган хәрби частьтә яшь солдатларның әти-әниләре булып кайтты
Улларыбыз Оренбург шәһәрендәге хәрби частьләрнең берсендә хезмәт итәләр. Бу частьне район шефлыкка алган икән бит, бусы безне шатландырды. Ә үткән атнада район җитәкчелеге улларыбыз янына барып, аларның хәрби ант итүләрен күреп кайтырга тәкъдим иткәч, сөенечебезнең чиге булмады. Район хәрби комиссариатында эшләүчеләр барыбыз белән дә элемтәгә чыктылар, кайчан нинди транспорт белән...
-
Әлки районының Юхмачы авыл җирлегендә халык җыены үткәрделәр
Юхмачы авыл җирлегендә җирлек советының киңәйтелгән утырышы форматында халык җыены булып үтте. Җыенда ел башыннан алып эшләнгәннәргә анализны җирлек башлыгы Рәмис Сәлахов ясады. Аннары җыелышта Юхмачы мәктәбе директоры Петр Чулков, полиция участок уполномосенные Владимир Севрикеев, "Көньяк Әлки" филиалы отряды начальнигы Ильгиз Җәббаров, шулай ук район үзәгеннән килгән оешмалар, учреждениеләр вәкилләре...
-
Әлки районында көчле җил торак йортларны һәм фермаларны түбәсез калдырган. ФОТО
Арча, Әлки, Минзәлә районнарында табигать бәла-казасы нәтиҗәләрен бетерәләр