9 август 2016 яңалыклары
-
Уракның 80 проценты төгәлләнде
Район механизаторлары игеннәрнең 80 процентын җыеп алдылар. Көзге бодай, арыш, борчак тулысы белән суктырылды. Бу көннәрдә комбайнчылар арпа, солы, вика басуларында эшлиләр. Бөртеклеләрнең уңышы һәр гектардан уртача 30,4 центнер тәшкил итә. 75 мең тонна бөртекне суктырып амбарларга озаттылар инде игенчеләребез. Шул ук вакытта күпьеллык үләннәрне икенче тапкыр чабып сенаж хәзерләү...
-
Гаиләдә беренче
Узган атнада район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килгән. Базарлы Матактан Гүзәл Сафинаның беренче баласы ул.
-
Әлки интернат-йортына фермер Нина Агапова кәҗәләр бүләк иткән
Фермер Нина Агапова Юхмачыдагы өлкәннәр интернат-йортына үз хуҗалыгыннан ике бәрән белән кәҗә бүләк иткән. Ә "Салман" предприятиесе җитәкчесе Алла Петрова ике дуңгыз баласы китерткән. "Хузангай" җәмгыяте директоры Евгений Чугунов интарнытның котельнясын ремонтлау өчен төзелеш материаллары биргән. Шул ук эштә "Строитель и К" җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин да булышкан - котельняның...
-
Әлкилеләрнең якташы Тимур – Олимпия уеннары призеры
Бразилиядә барган ХХХI нче Җәйге Олимпия уеннарында Тимур Сафин фехтование ярышларына рапирачылар турнирында өченче урынны яулады. Тимур Сафин әлкилеләр өчен якташ ул, чөнки аның әнисе Гөлсинә безнең районның Түбән Биктимер авылында туып үскән. Кечкенә чагында Тимур дәү әнисе Рәхилә апа янына кунакка кайтып йөргән. Сафиннар гаиләсе хәзер Башкортостан башкаласында яши....
-
Рифкать Миңнеханов эш урыныннан китә
Кичә Татарстан буенча ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов эш урынын бушатуы турында хәбәр итте.