12 август 2016 яңалыклары
-
Җыеп алынган икмәкне ышанычлы саклыйлар
Урып-җыю эшләре башлангач, яңа уңыштан икмәк төялгән беренче машиналар Базарлы Матактагы "Кызыл Шәрык-Агро" элеваторына 18 июльдә кайта башлаган иделәр. Шуннан бирле бирегә олаулар туктаусыз агыла. Элеватор исә быелгы урак чорында 85 мең тоннага кадәр бөртек кабул итәргә әзер. Урак - элеватор коллективы өчен дә елның иң кызу чоры. "Кызыл Шәрык-Агро"...
-
Әлки районы башлыгы урак батырын бүләкләде
Бүген, 12 августта, район башлыгы Александр Никошин комбайнчылар ярышында алда килүче Рәниф Гатинга Рәхмәт хаты һәм 3 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырды. "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көнчыгыш Әлки" филиалы механизаторы Рәниф Гатин урак башланганнан бирле 3653 тонна бөртек суктырды. Ул быел да район комбайнчылары ярышында лидер. Рәниф былтыр һәм аннан алдагы...
-
Чистай районында шөпшә чагудан бер кешенең гомере өзелгән
Чистай районында Кама елгасында бер балыкчы һәлак булган. Аны шөпшә чаккан. 68 яшьлек ир-ат ярдан 80 километр читтә балык тоткан булган. Аның хәле начарланганлыгын күреп иптәше медицина ярдәме чакырган, ә үзе балыкчыны көймәдә ярга таба алып киткән. Әмма табиблар килеп җитеп аны караганда ул инде үлгән булган. http://www.zamansulyshy.ru/tt/the-news-tat/item/8418-sh%D3%A9psh%D3%99-chagudan-ber-keshene%D2%A3-gomere-%D3%A9zelg%D3%99n.html
-
Айрат Хәйруллин: «Иң мөһиме – икмәкне югалтуларсыз җыеп алу»
6 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин озата йөрде. «Икмәккә бәяләр сакланып калырга тиеш» Дәүләт Думасында авыл...