Әлки районы халкы Республика көнен ярминкә, спорт ярышлары, концертлар белән бәйрәм итәчәк
30 август - Республика көнендә районыбызда бай программалы бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла.
Базарлы Матак үзәгендә бәйрәм ярминкәсе иртән сәгать 10 да башланып, көне буе дәвам итәр. Авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермерлар сатуга ит, сөт, бөртек, ярмалар, фураж, печән, салам, көрпә, бәрәңге, төрле яшелчәләр чыгарачак. Шунда ук эшмәкәрләр дә үз товарлары...