26 август 2016 яңалыклары
-
Әлки районы: хроника
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры итеп Васяйчев Евгений Владимирович билгеләнде. Ул моңа кадәр "Әлки урманчылыгы" дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе иде. Район мәгариф идарәсе муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе итеп Юсупов Илнур Вәли улы билгеләнде. Моңа кадәр ул Салмандагы балалар һәм үсмерләр социаль приюты директоры булып эшләде.
-
Әлки районында ирле-хатынлы Хәлиуллиннар Президент белән очрашуга бара
29 августта Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү булачак. Безнең районнан әлеге тантанага Ришат һәм Әминә Хәлиуллиннар барачак. Аларның гаилә стажы 46 елга тула. Ришат Әсәтович озак еллар районда җаваплы вазыйфаларда эшләде. Әминә Хәбибулловна исә район кулланучылар җәмгыятендә...
-
Әлки районында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү пункты халыктан наказлар җыя
"Бердәм Россия" партиясенең халыкны кабул итү мобиль пунктларына мөрәҗәгать итүчеләр әнә шулай ди. Әлеге партиянең җәмәгать кабул итүе пункты (приемная) урнашкан, "Бердәм Россия" логотибы төшерелгән автобусның районыбызга инде икенче килүе. Бу юлы ул Ташбилге, Түбән Әлки, Салман авылларында эшләде. Халыкның гозерләрен "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алия...
-
Әлки районында мәктәпләр ярминкә үткәрә (+ФОТО)
Бүген Базарлы Матакта район мәктәпләре ярминкә үткәрәләр. Кинотеатр каршындагы мәйданда мәктәпләр тәҗрибә участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, мини-фермалары продукциясен тәкъдим иттеләр. Ассортимент бик бай, бәяләр сатып алучы өчен кызыгырлык.