28 август 2016 яңалыклары
-
Әлки районының Бибай Чаллы авылында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды (+ФОТО)
Бибай Чаллысында яшәүчеләр өчен 18 августта күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды - авылда күпфункцияле мәдәни үзәк, гади итеп әйткәндә, клуб ачылды. Ул бик кирәк иде, чөнки биредә үзешчән сәнгатьтә үзләрен күрсәтеп сыналган, җыр-биюне яраткан, актив халык яши. Яңа үзәкне ачу тантанасында зур кунаклар - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Айрат...
-
Әлки районының Кошки авылында ачылган яңа модульле ФАП– районда инде унынчысы (+ФОТО)
Кошки - район үзәгеннән иң еракта урнашкан авылларның берсе. Дөрес, монда да инде асфальт килеп җитте. Әмма бу юнәлештәге юл полотносының берничә урында шактый тузган булуы юлчыларга байтак уңайсызлыклар тудыра. Сүз дә юк, үзәктән читтәге мондый авылларда халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең беренчел баскычы булган ФАПларның әйбәт хәлдә булуы гаять мөһим....
-
Өстәмә ял
Киләсе атнада безне өстәмә ял көне көтә. 30 август - Татарстан Республикасы көне - эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала.