5 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Бер егет
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай дөньяга килгән. Ул гаиләдә өченче бала.
-
Әлки районында сигез айлык рейтинг нәтиҗәләре буенча Иске Чаллы, Иске Алпар, Ташбилге җирлекләре лидерлар сафында
Сигез айлык рейтинг нәтиҗәләре буенча районда Иске Чаллы, Иске Алпар, Ташбилге авыл җирлекләре алдынгы урыннарда. Мәгълүм булганча, рейтинг нәтиҗәләрен чыгарганда авылларда халыктан сөт җыю, гаилә фермалары оештыруның торышы, салымнар, коммуналь түләүләр, буш торган хуҗасыз иске йортлардан арыну кебек күп төрле эшләр бәяләнә. Рейтингның иң азагында Югары Колчурино, Кошки, Юхмачы авыл...
-
Әлки районында көзге-кышкы ау сезоны ачылды: аучыларны хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакыралар
Шушы көннәрдә башланган көзге-кышкы ау сезонында бәла-каза килеп чыкмасын өчен аучылар хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әнә шул хакта искәртә. Ауга чыкканда һичшиксез айнык булу һәм барлык таләпләрне үтәү, әйтик, ачык урында, күз алдында булган объектка гына ату...
-
Айрат Хәйруллин: “Әлкидә тагын да күбрәк эш урыннары булдырырбыз”
2 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Думаның Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Әлки җирендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, бюджет оешмалары коллективлары, эшмәкәрләр белән очрашты. Халык белән очрашулар Базарлы Матакта, Әхмәттә, Юхмачыда узды. Анда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге политсоветы әгъзасы, "Синтез" ватерпол клубы вице-президенты Ирек Зиннуров...