7 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районында сыер-кәҗә өчен субсидия бирәләр
Базарлы Матак авыл җирлегендә 168 шәхси хуҗалык кәҗә я сыер асрый. Җирлек башкарма комитетында хуҗаларның исемлеге төзелгән һәм район азык-төлек идарәсе аша Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелгән. Исегезгә төшерәбез: һәр сыерга дәүләт 3 мең сум, һәр кәҗә өчен 1 мең сум акчалата ярдәм күрсәтә.
-
Әлки районы почта элемтәсе участогы йөртүчесе Владимир Тихонов “Россия Почтасы” ФДУП Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Район почта элемтәсе участогы автомобиль йөртүчесе Тихонов Владимир Геннадьевич үзенең хезмәт вазыйфаларын үрнәк төстә үтәгәне өчен "Россия почтасы" Федераль дәүләт унитар предприятиесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Владимир Тихонов почта буенча җибәрелгән әйберләрне һәм акча средстволарын озатып йөрү һәм алыштыру буенча почтальон вазыйфаларын башкара. Бу предприятиедә инде ул 30 ел эшли....
-
Әлки районында участок сайлау комиссияләре сайлаучылар исемлекләрен аныклауга, кизү торуга керештеләр
Илебез бик әһәмиятле сәяси вакыйга алдында тора. 18 сентябрьдә Россия Федерациясенең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаячакбыз. Районыбызда 49 сайлау участогы булдырылды. Сайлаучылар исемлегенә 15 мең 363 кеше кертелгән. Иң күп сайлаучылар - 4649 кеше - район үзәгендә. Безнең район 28 нче бер мандатлы Түбән Кама сайлау округына керә. Район...
-
Россия Хезмәт министры 30 яшькә кадәр ике бала табучыларны бүләкләргә тәкъдим итә
"Бу хатын-кызларның 30 яшьтән соң бала табуы начар дигән сүз түгел", - дип белдерде Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.