13 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Яңартылган поликлиника дустанә булырга вәгъдә итә
Соңгы вакытта районга югары дәрәҗәдәге кунаклар килеп кенә тора. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та булып китте бездә, Дәүләт торак фонды җитәкчесе дә, министрлар, төрле ведомство җитәкчеләрен дә кабул иттек. Ник дисәң, сәбәбе күңелле - атна саен диярлек төзелеп я ремонтланып беткән объектлар куллануга тапшырыла бит. Үткән җомгада Татарстан сәламәтлек саклау...
-
Әлки районының барлык мәчетләрнедә корбан иртәсендә гает намазлары укылды
12 сентябрьдә бөтен мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Бәйрәм иртәсендә районыбызның 30 мәчетендә дә гает намазлары укылды. Район җитәкчеләре, мәчетләрдә булып, мөселманнарны олуг бәйрәм белән котладылар. Корбан гаете - исламдагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Республикабызда хәзер Ураза һәм Корбан гаете ял көннәре санала. Шуңа Корбан бәйрәмендә мәчетләргә читтә яшәүче...
-
КФУ түләүле укыту буенча Россиядә беренче урынга чыккан
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елда Россия вузларына укырга кабул итү кампаниясенең сыйфатына нәтиҗә ясады.
-
Әлки районындагы Шәүкәт мәчетендә балалар өчен җәйге лагерь эшләде
Үтеп киткән җәй лагерьларда ял итү, күңелле сәяхәтләр, күп төрле яңалыклар күрү-белү белән балалар хәтеренә кереп калыр. Ә бер төркем малайлар-кызлар быелгы каникулда да Базарлы Матактагы Шәүкәт мәчете каршында эшләгән лагерьга йөрде. Алар биредә ял да иттеләр, дин сабагы да алдылар. Мәчеттә лагерь бу җәйдә инде өченче тапкыр оештырылды. Биредә...
-
ЮХИДИ инспекторлары янә кул радарларын файдаланачак
Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре янәдән кул радарлары файдалана башлый.
-
Әлки районының Демидовка авылында гыйбадәт йорты төзеләчәк
Якшәмбе көнне район благочинные протоиерей Андрей Зиньков Демидовка авылына барып, гыйбадәт йорты төзеләчәк урынны карады, изгеләндерде, аны төзи башлауга фатиха бирде. Православныйлар гыйбадәт йорты төзү өчен Салман елгасы ярында бик матур урынны сайлаганнар. Бу урында гомер-гомергә дога кылып, зиратка илткәндә мәрхүмнәр белән хушлаша булганнар. Гыйбадәт йорты авыл халкыннан җыелган акчага...
-
Алексеевск мәктәбендә вафат булган укучы наркотик матдә кулланган
Татарстанның Алексеевск бистәсендә дәрес вакытында 9 сыйныф укучысының үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылды.