15 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате
Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер. Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни объектлар - мәктәпләр, балалар...
-
Әлки районында 17 сентябрьдә барлык паркларда кичке күңел ачу чаралары оештырыла
17 сентябрьдә район үзәгенең барлык паркларында кичке күңел ачу чаралары оештырыла. Ана даны паркында - татар җырлары һәм биюләре, Геройлар паркында - ял кичәсе, "Ленин бакчасы" паркында -"Уйна, гармун!", Тыл хезмәтчәннәре скверында шансон кичәсе үткәрү планлаштырыла. Күңел ачу чаралары кичке сәгать 7 дә башлана.
-
Әлкидә булган очрашуларда Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин районны тагын да үстерү юллары хакында фикерләштеләр
-Без туган Татарстаныбызда яшибез. Тормышыбызның нинди дәрәҗәдә булуын күзаллау өчен күрше өлкә-республикаларга күз салырга кирәк. Шул чакта без үзебезнең республикабызда яшәвебез белән чын-чынлап горурланырбыз,-диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әлки районы халкы белән очрашуда. 14 сентябрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм Россия Дәүләт...
-
Әлки районында балалар учреждениеләренә, хастаханәләргә җылылык бирелде
Районда беренче итеп балалар бакчаларына, хастаханәләргә җылылык бирелде. Сентябрьне синоптиклар җылы булачак дип фаразласалар да, көннәр шактый суык тора. Бигрәк тә кичләрен температура 7-8 градускача төшә. Шуңа да районда кичекмәстән балалар бакчаларына, хастаханәләргә, мәктәпләргә җылы җибәрү чаралары күрелде. Иң башта Салман балалар приютында газ ягыла башлады. Аннан балалар бакчалары, хастаханәләр...
-
Укытучыларның кәгазь эше кими
РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларны кәгазь мәшәкатьләреннән коткарырга ышандырды, алар өч кенә документ тутырырга тиеш булачак.
-
Министр БДИ(ЕГЭ)ның алдагы елларда булу-булмавын әйтте
Бөтен илебез, бигрәк тә ата-аналар милли комитеты өчен, бердәм дәүләт имтиханы якын киләчәктә юкка чыкмаячагы ачыкланды.