18 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районы: сайлаучыларны коймак белән сыйладылар
718 нче Базарлы Матак сайлау участогы күптәннән инде Алексеевск агрокөллияте бинасында эшләп килә. Шуңадыр, биредә сайлауларны оештыруда үз традицияләре бар. Бу юлы да шулай булды: тавыш биреп чыккан сайлаучыларны пар бөркеп торган зур самовар янына чакырдылар. Ә өстәлдә өеме белән кайнар коймаклар. Сайлаучыларның кәефе дә әйбәт, тавыш биреп чыккач та...
-
Әлки районының Бибай Чаллысы, Иске Камка, Иске Салман, Татар Мулла авылларында көн үзәгенә барлык сайлаучылар да тавыш биреп өлгерде
Әлки районында Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау халыкның югары активлыгы шартларында уза. Дүрт авылда инде көндезге сәгать 12 гә барлык сайлаучылар тавыш биреп өлгерде, ә күбесендә халыкның 70-75 проценты һәм аннан да күбрәге гражданлык бурычын үтәде. Сайлау участокларына иртәдән халык күпләп килде. Сайлаучыларны терки һәм бюллетеньнәр бирә торган өстәлләр янында...
-
Әлки районында сайлаучылар югары активлык күрсәтә
Иртәнге сәгать 8 дә Әлки районындагы 49 сайлау участогы ишекләрен ачты. Район буенча сайлаучылар исемлегенә 15 мең 363 кеше кертелгән. Аларның иң күбесе - 4649 кеше - район үзәге Базарлы Матакта яши. Районда быел вакытлыча тавыш бирү пункты да булдырылды. Ул 715 нче сайлау участогында - район мәдәният йортында урнашкан....
-
Әлки районы башлыгы Александр Никошин: Әлкилеләр иң лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирәсенә ышанам
Иртәнге 10 нчы яртыда балалар иҗат йортында урнашкан 717 нче Базарлы Матак сайлау участогында район башлыгы Александр Никошин тавыш бирде. Сайлауга ул хатыны Людмила Михайловна белән килде. Александр Федорович сайлаучылар белән аралашты, сайлау комиссиясе әгъзаларыннан тавыш бирүнең ничек баруы белән кызыксынды. Участок сайлау комиссиясе рәисе Лилия Дормидонтова сайлаучыларның аеруча актив...