21 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районында өч Чаллы авылына хәзер бер генә мәктәп калды
Иске Чаллы урта мәктәбендә узган уку елында 51 укучы белем алган. Кызганыч, балалар булмау сәбәпле, Яңа Чаллы һәм Бибай Чаллысы авылларында башлангыч мәктәпләр вакытлыча ябылып тора. Иске Чаллы җирлегенә караган өч авылда да төзек, таза йортлар. Халыкны эш белән тәэмин итү буенча да проблемалар юк. Биредә дистәләгән кешегә хезмәт урыннары...
-
Әлки районында ачылган яңа бассейнда бу шимбәдә беренче ярыш үткәрелә
24 сентябрьдә Базарлы Матакта "Ләйсән" бассейнында су тубы (ватерпол) буенча беренче ярыш үздырыла. Район үзәгендә август азагында ачылган яңа йөзү бассейнын күрмәүчеләр дә байтактыр әле. Бу атнаның шимбәсендә узасы ярышны тамаша кылырга килеп, яңа бассейн белән якыннан таныша аласыз. Биредә Казаннан су тубы уены буенча ике команда килеп, район җанатарлары...
-
Быел 1941нче елгы салкыннар кабатланырга мөмкин
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе ягып җылыту сезонында һава торышы нинди булачагы турында үз фаразларын җиткерде.
-
Әлки районыннан Светлана Углева “Нечкәбил” фестивалендә уңышлы чыгыш ясады
Үткән шимбәдә Светлана Углева гаиләсе белән "Нечкәбил" республика фестиваленең икенче турында катнашты. Ул Татарстан гаиләләре фестиваленең Алексеевскида узган беренче турында да уңышлы чыгыш ясаган иде. "Казан-Арена" стадионында үткән бәйгедә Светлана чуаш өенең бизәлешен күрсәтте, милли ризыкларын тәкъдим итте. Аның белән бергә өч баласы, туганнары да чыгыш ясады. Район мәдәният йорты...
-
Атна азагына 20 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының яхшырачагын җиткерә.
-
Әлки районы газетасы игълан иткән “Ямьле бакча” бәйгесенә йомгак ясалды
Бу җәйдә "Әлки хәбәрләре" редакциясе үз укучылары арасында "Ямьле бакча" бәйгесе игълан иткән иде. Анда шактый райондашларыбыз катнашты. Инде бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне ачыклыйбыз. Белүегезчә, редакциягә җибәрелгән бакча күренешләре фотоларын без газетабызның alki-rt.ru сайтына урнаштырып бардык. Газета укучыларыбызга үзләренә ошаган бакча өчен тавыш бирергә тәкъдим иттек. Шулай итеп, "Ямьле бакча"...
-
Казанның үзәгендә җир астыннан куркыныч табылдыклар килеп чыккан [+фото]
Островский һәм Астрономический урамнарында җир казу вакытында 2,5 метр тирәнлектә кеше сөякләре табылган.
-
Әлки районында өлкән яшьтәгеләр өчен компьютер курслары ачыла
3 октябрьдән Базарлы Матакта өлкән яшьтәгеләрне компьютер белән эш итәргә өйрәтү курслары ачыла. Ә 1 ноябрьдән "Сәламәт яшәү рәвеше" һәм "Бакча үстерү серләре" курслары эшен башлап җибәрә. Пенсионерлар өчен әлеге уку-өйрәтүләр "Өлкән яшьтәгеләр университеты" проекты кысаларында башкарыла. Курсларга Пенсия фонды идарәсендә 2-00-48 телефоны буенча язылырга була.
-
Әлкилеләр көзге ярминкәдә Казан халкына миллион сумлык авыл продукциясе сатты
17 сентябрьдә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә көзге ярминкә үткәрүдә катнаштылар. Районыбыздан 33 автомашина башкалага авыл нигъмәтләре төяп барды. Кала халкына 1 миллион 300 мең сумлык товар тәкъдим ителде. Иртәнге сәгать 6 да инде шәһәр халкы мул сәүдә рәтләре буйлап үзләре теләгән азык-төлекне сайлый башлады. Ярминкәдә районыбызның 18 авыл җирлеге...
-
Электрон хезмәтләр: яңа хезмәтләр өстәлеп тора
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә башлаганнан бирле кулдан эш китте.