Әлки районының Түбән Әлки авылында яшәүчеләр проблемаларының хәл ителәсенә ышаналар
Түбән Әлки җирлегендә августта булган җыен район башлыгы Александр Никошин һәм Россия Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин белән Александр Сидякин катнашында башланып китте. Мөгаен, шуңадыр, президиумдагыларга шактый гына сораулар бирделәр әлкилеләр.
Җирлек башлыгы Мансур Галиуллин үз чыгышында авыл халкының активлыгын билгеләп үтте: ел башыннан җирлек советына төрле мөрәҗәгатьләр белән 454...