23 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Коткаручылар һәлак булган
Бүген, 23 сентябрь төнендә Мәскәү шәһәрендә янгын сүндергәндә 8 пожар сүндерүче ишелгән бина астында калган һәм янып үлгәннәр.
-
Әлки районында яшәүчеләр Халык кроссына кушылды
Бүген район үзәге Базарлы Матакта 100 дән артык кеше - мәктәп укучылары, яшьләр йөгерү ярышында катнашты. Көн яңгырлы булуга карамастан, йөгерешчеләр дистанциядән чыкмады. Кросс күтәренке рухта узды.
-
Әлки районында яшәүчеләр паркларда ял итәргә өйрәнеп киләләр
Тырыша торгач, Базарлы Матакта бәйрәмнәрне үткәрү, әһәмиятле вакыйгаларны билгеләп үтү өчен күңел ятышлы урыннар - парклар булдырдык бит, әй! Баштарак моңа ышанмыйча караучылар да акрынлап ял сәгатьләрендә якын-тирәдәге паркка барып килергә, таныш-белешен очратып, сөйләшеп утырырга гадәтләнеп бара. Ә мәдәният хезмәткәрләре аның саен тырышалар - шимбә кичләрендә әле паркларда дискотека оештырып...
-
Әлки районында “Көзге игелек атнасы”нда Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына игътибар зур булды
"Көзге игелек атнасы"нда Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына игътибар аеруча зур булды. Юхмачы, Түбән Кәчи, Чиябаш, Чуаш Кичүе, Югары Әлморза мәктәпләре укучылары интернатка килеп өлкәннәргә концертлар күрсәттеләр. Кошки авылы мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы интернатта тәрбияләнүчеләрнең күңеленә бигрәк тә хуш ктлде. Кино челтәре хезмәткәрләре өлкәннәрне нәфис фильм белән сөендерделәр.
-
Әлки районында эшмәкәрләрдән Пенсия фондына бурычларын мәҗбүри түләтәләр
Районда 176 хосусый эшмәкәрнең Пенсия фондына взнослар түләү буенча бурычлары бар. Бүген әлеге әҗәтләрнең тулаем суммасы 8346,91 мең сум тәшкил итә. 5 сентябрьдән районда эшмәкәрләрдән бурычларын түләтү айлыгы башланды. Әлеге акциянең төп максаты - эш бирүчеләр һәм хосусый эшмәкәрләрдән пенсия иминияте взносларын мәҗбүри түләтү. Пенсия фонды хезмәткәрләре суд приставлары белән...
-
Әлки районында 24 сентябрьдә якташлык җәмгыяте очрашуы була
Иртәгә Әлки якташлык җәмгыяте районыбызда очрашу үткәрә. Анда республиканың һәм Россиянең төрле төбәкләрендә гомер итүче, туган районыбыз белән элемтәдә яшәүче якташларыбыз чакырылды. Очрашуда йөздән артык кеше катнашыр дип көтелә. Әлеге чара сәгать 10 да район мәдәният йортында башлана. Анда районыбыз турында фильм күрсәтеләчәк, якташлык җәмгыяте башкара торган эшләр һәм алга...
-
Әлки районының Базарлы Матак авылы православныйлар зиратында 24 сентябрьдә өмә була
24 сентябрьдә район үзәгендәге православныйлар зиратында өмә үткәрелә. Анда җыештыру, карт агачларны кисү кебек эшләр башкарылачак. Өмәгә ир-атлар һәм хатын-кызлар чакырыла. Ирләр балта алып килсеннәр иде. Өмә иртән сәгать 8 дә башлана.