26 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Синоптиклар куе томан турында кисәтә
Томан вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак тәшкил итәчәк.
-
Әлкилеләр Казанны яклап тавыш бирә
Әйләнешкә чыгачак 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда үз сүрәтләрен күрергә теләгән Россия шәһәрләре яхшы кызганнан-кыза бара. Лидерлар арасында башкалабыз Казан да бар. Ул тавыш бирү нәтиҗәләре буенча берникадәр вакыт беренче урында барды. Әмма Сочи үкчәгә басып килә, хәтта узып та киткәли. Казан күренешләре 200 сумлык купюрда басылып, илгә таралсын,...
-
Әлки районы янгын сүндерүчеләре мәктәпләрдә хәвефсезлек дәресләре үткәрде
Район янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә хәвефсезлек дәресләре үткәрделәр. Укучылар янында район үзәгендәге янгын сүндерү часте һәм Юхмачы, Салман авылларындагы янгынга каршы сак постлары хезмәткәрләре булды. Хәвефсезлек дәресләрендә алар балаларга янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен аңлаттылар, куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үзеңне ничек тотарга кирәклеген төшендерделәр. Балалар белән бу темага...
-
Әлки районы башлыгы кайбер сайлау комиссияләре рәисләрен Мактау грамотасы белән бүләкләде
Россия Дәүләт Думасына депутатларны безнең районда зур активлык белән үтүен республика җитәкчелеге уңай яктан билгеләп үткән. Бу - сайлауларны оештыру һәм уздыруда катнашкан күпләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Район башлыгы Александр Никошин берничә участок сайлау комиссиясе рәисенә Мактау грамоталары тапшырды.
-
Әлки районында яшәүчеләр киләсе ел өчен 647 газета-журналга язылып өлгергәннәр
Почта хезмәткәрләренә 2017 елның беренче яртысына әлкилеләрне 12393 данә газета-журналга яздыру бурычы йөкләнгән. Әлегә 647 матбугат чарасына подписка рәсмиләштергәннәр. Башкаларга үрнәк күрсәтеп, беренчеләрдән булып Иске Алпар һәм Иске Чаллы җирлекләре башлыклары Ринат Шәйхетдинов һәм Муса Исхаков район, республика газетларына язылып куйганнар.
-
Әлки районының Чуаш Кичүе авылында корбан ашы үткәргәннәр
Чуаш Кичүендә күп кунак чакырып Корбан ашы үткәргәннәр. Корбан сарыгын РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин бүләк итеп биргән. Бәйрәм өстәлен тупландыруга авылда кибет тотучы дүрт эшмәкәр дә, аерым кешеләр дә үз өлешләрен керткәннәр. Ә табын хәстәрләүне мәктәп, китапханә, клуб хезмәткәрләре башкарып чыккан. Мәҗлестә 60 лап кеше катнашкан.
-
Һава торышы
Бүген республикада 18 градуска кадәр җылытачак