3 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районы җитәкчеләре әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котладылар
1 октябрьдә районда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары башланып китте. Аларның берничәсендә район җитәкчеләре дә катнашты. Көн иртәдән болытлы торып, яңгыр сибәләсә дә, Иске Салман клубына чакырылган кунаклар вакытында җыелды. Биредә аларны сый-нигъмәтле өстәлләр көтә иде инде. Мәҗлесне җылы котлау сүзләре белән авыл җирлеген әле генә җитәкләгән Фәнил Җәләлетдинов...
-
Ял көннәре кими
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында" Татарстан Республикасы законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты имзалады. Хәзер республикада җирле бәйрәм ял көненә туры килгән очракта аның өчен өстәмә ял бирелмәячәк. Документта әйтелгәнчә, "ял көне бәйрәмнән соң килүче эш көненә күчерелә" дигән сүзләр законда...
-
Әлки районында сентябрь аенда 9 бала туган 10 пар никахлашкан
Сентябрьдә туган балалар хисабына районда халык саны тугыз кешегә арткан. Узган айда 10 яңа гаилә төзелгән, ә 2 гаилә таркалган. Ел башыннан 117 нәни әлкиле дөньяга килгән, 67 пар никахлашкан, 22 пар аерылышкан. Чагыштыру өчен: 2015 елның сентябрендә 13 бәби туган, 11 туй булган, 2 гаилә таркалган. Елның тугыз аенда...