4 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районы авылларында “Экстремистлыкка-юк!” айлыгы барышында яшьләр өчен тематик дискотекалар оештырылды
Сентябрьдә узган "Экстремистлыкка-юк!" айлыгы барышында мәдәният хезмәткәрләре районның күп авылларында тематик дискотекалар оештырдылар. "Яшьләр тормышны сайлый" дигән исем астында узган әлеге мәдәни чараларда райондагы төрле милләт һәм дин вәкилләренең янәшә тыныч һәм дус яшәве, бер-береңнең милли һәм дини үзенчәлекләрен, карашларын, инануларын хөрмәт итү зарурлыгы хакында әңгәмәләр үткәрелде. Айлык барышында китапханәләр...
-
Әлки районы Пенсия фонды идарәсе хәбәр итә: эшен туктаткан пенсионерның пенсиясе өч ай узгач кына индексацияләнә
Хезмәт эшчәнлеген 2016 елның 1 апреленнән соң туктаткан пенсионерларның страховой пенсиясе эштән китү аеннан соң өч ай узгач кына индексацияләнә. Әйтик, хезмәт эшчәнлеген 2016 елның апрелендә туктатучыга индексация (2016 елның февралендә индексация 4 процент булды) исәпкә алынган пенсия 2016 елның 1 августыннан гына (май, июнь, июль узгач) түләнә башлый. 2016...
-
Дуңгызчылык тармагы куркыныч астында
Авыл хуҗалыгының итчелек тармагында эшләүчеләрне берничә ел куркытып, киеренкелектә тоткан афәт безгә дә килеп җитте: күрше Нурлат районында шәхси хуҗалыкта бер баш дуңгызның һәм тагын бер баш кыргый кабан дуңгызының африка чумасыннан үлүе мәгълүм булды. Урман эчендә урнашкан, күп булса 10 йортлы Сосновка авылы бездән ерак түгел, шуңа күрә Әлки...
-
Әлки районы хезмәт алдынгылары Казанда “Уңыш бәйрәме”ндә катнаштылар
Үткән атнада Казанда узган авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты. "Уңыш бәйрәме"нә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев, "ВостокЗернопродукт" АҖ комбайнчысы Олег Серягин, "Хузангай" ҖЧҖ директоры Евгений Чугунов, инвесторы Иван Казанков, Чуаш Борнаеннан КФХ җитәкчесе Юрий...