10 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районында узган атнада бер малай дөньяга килгән
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай дөньяга килгән.
-
Әлки районының 420 укытучысы тест узып белем дәрәҗәсен күрсәтәчәк
Көзге каникул вакытында тест үткәреп укытучыларның белемнәрен бәяләү күздә тотыла. Укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү беренче мәртәбә былтыр көз үткәрелгән иде. Анда база мәктәпләрендә эшләүче һәм БДИ фәннәреннән белем бирүче укытучылар "сынау тотты". Ә быел мәктәпләрнең һәммәсеннән барлык фән укытучылары, шул исәптән башлангыч сыйныфлар мөгаллимнәре тестта катнашачак икән. Безнең районнан 420...
-
Әлки районы укытучылары Казанда бәйрәмдә булып кайттылар
Районыбыздан ун кешелек делегация Казанда Укытучылар бәйрәмендә булып кайтты. "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган тантанада республиканың иң уңышлы эшләүче мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков тәбрикләде. Укытучыларга зур хөрмәт күрсәтелде, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алар бу көнне Казан опера һәм балет театрында спектакль дә карадылар.
-
Әлкилеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары үсә
Район халкының коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары күбәйгән. Иң зурысы су өчен түләмәүчеләрнең бурычы, ул бүгенге көнгә 150 мең сумнан артып киткән инде. Шулай ук үзара йөкләнгән салым бурычлары да аз түгел - 1,2 миллион сумнан артык. Бу сумманың 964 мең сумы Базарлы Матак җирлегендә яшәүчеләр өлеше. Ә бит, әгәр вакытында...
-
Әлки районының яшь боксчылары Бөтенроссия турнирында катнашты
Алабуга шәһәрендә бокс буенча Бөтенроссия турниры уздырылды. Анда Россия төбәкләреннән 6 һәм Татарстаннан 15 команда, барлыгы 162 боксчы катнашты. Безнекеләр дә югалып калмадылар - Али Капуров үз категориясендә беренче урынны яулады, Кирилл Зинкин икенче урынга лаек булды. Үсмерләрнең тренеры Ленар Ситдиков.
-
Әлки районы “Форпост” командасы икенче урында
Җәмәгать тәртибен саклаучы яшьләр оешмаларының 6 нчы республика спартакиадасында Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары да катнашып, командалар арасында икенче урын алып кайттылар. Ярышларда шәхси уңышка ирешүчеләр дә бар: Ольга Гнеденкова ату буенча беренче, автоматны сүтеп җыю буенча икенче урыннарга, Никита Софронов җиңел атлетика ярышларында беренче урынга, Инсаф Шәфиев автоматны сүтеп...
-
Татарстанда юеш кар явуы көтелә
Татарстанда урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә.