12 октябрь 2016 яңалыклары
-
12 октябрь 2016 - 12:11Әлки районында урман утырту айлыгы барышында дистәләгән чыршы, чия, миләш агачлары пәйда булдыУрман утырту айлыгы барышында районыбыз авылларында дистәләгән агач-куаклар пәйда булды. Түбән Кәчи клубы янындагы ял паркына 30 төп миләш утыртканнар. Миләш үсентеләрен авылдагы чиркәү бакчасыннан алганнар. Биредә яз көне шактый чыршы кәлшәләре дә утырткан булганнар. Парктагы картаеп муртайган, чери башлаган каен агачларын кискәннәр. Алар урынында хәзер яшь миләшләр тернәкләнеп килә....
-
12 октябрь 2016 - 11:42Әлки районында мәдрәсә төзелешенә “Сөләйман мәчете” хәйрия фонды 50 мең сум акча бирдеБазарлы Матактагы мәдрәсә төзелешенә "Сөләйман мәчете" фондыннан 50 мең сум акча бирелде. Аны фонд җитәкчесе Йосыф Зарипов тапшырды. Берничә ел элек Базарлы Матакта "Сөләйман мәчете" кору өчен хәйрия фонды булдырылган иде. Анда байтак кеше үз өлешен кертте. Районның ул чактагы имам-мөхтәсибе Ислам ага Шәйхетдинов та фондны тулыландыруга зур ярдәм күрсәтте....
-
12 октябрь 2016 - 11:26Әлки районында “Җәяүлеләр кичүе” профилактика акциясе үткәреләЮлларда җәяүлеләр катнашындагы фаҗигаләрне булдырмау максатында 10-19 октябрьдә районыбызда "Җәяүлеләр кичүе" профилактика декадасы үткәрелә. Республикада җәяүлеләрнең юл һәлакәтләрендә зыян күрү очракларының күп булуы зур борчу уята, ди ЮХИДИ хезмәткәрләре. Әйтик, быелның тугыз аенда транспорт чараларының җәяүлеләрне бәрдерүенең 1233 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 78 кешенең гомере өзелгән, 1194 җәяүле җәрәхәтләнгән. Бәхеткә, безнең...
-
12 октябрь 2016 - 10:41Әлки районында сыерлардан 102,5 млн сумлык сөт хәзерләнгәнАгымдагы елның тугыз аенда шәхси хуҗалыклардан 6169 тонна сөт хәзерләнде. Шулай итеп, йортында сыер асраган һәм гаиләсе кирәгеннән арткан сөтне тапшырган хуҗалар 102 миллион 549 мең сум акча эшләп алды. Бу күрсәткечләр - авыл җирлекләре тарафыннан башкарылган зур эшнең нәтиҗәсе. Узган ел белән чагыштырганда 468 тоннага күбрәк сөт җыелды, ягъни...
-
12 октябрь 2016 - 10:36200 һәм 2000 сумлыклар: тавыш бирү ни өчен гадел булмады?Узган җомгада, 7 октябрь көнне, "Россия 1" каналын карамыйча калган кеше булмагандыр. Белгәнебезчә, шушы көнне яңа акчалар тышлыгында сурәтләнәчәк шәһәрләрнең исеме билгеле булды. Ни кызганыч, Казан җиңүчеләр рәтенә эләгә алмады...
-
12 октябрь 2016 - 10:11Әлки районында сыер асраучылар сатып алган савым аппараты бәясе компенсацияләнәХуҗалыкларында сыер асраучылар өчен тагын бер күңелле яңалык: сатып алынган савым аппараты бәясенең 40 проценты дәүләт тарафыннан кире кайтарылачак. Шуңа күрә савым аппараты сатып алучылар накладной һәм квитанцияләрен район авыл хуҗалыгы идарәсенә китереп, компенсациягә өмет итә алалар.
-
12 октябрь 2016 - 09:32"Полиция сугышы": Лаешта участок инспекторы белән ЮХИДИ хезмәткәре тыныша алмый (+видео)Социаль челтәрләрдә әлеге хәл уңаеннан видеоязма да пәйда булды.
-
12 октябрь 2016 - 05:59Яшь ярымлык бала өстенә кайнар аш коеп үлгәнБаланы хастаханәгә китергәннәр, әмма табиблар коткара алмаган.