17 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районы авыллары паркларында, Сабан туе урыннарында берничә йөз төп юкә, миләш, декоратив куаклар утырттылар
Районыбызда урман утырту акциясе дәвам итә. Карга авылындагы ял паркында бу арада 50 төп яңа агач - чыршылар, туялар, декоратив куаклар - пәйда булды. Авыл уртасындагы бу күркәм бакча Алексеевскида яшәүче якташлары Рөстәм Вәлиев тырышлыгы белән булдырылган иде. Аның дәү әтисе хөрмәтенә парк Хәмәтвәли исемен йөртә. Декоратив куаклар үсентеләрен Рөстәм...
-
Солдат хатынына һәм баласына нинди түләүләр каралган
Ире хәрби хезмәттә булган, йөклелеге 180 көннән дә ким булмаган хатынның бер тапкыр бирелә торган түләү алырга хокукы бар.
-
Әлки районында ветеринария курсларында кемнәрне укытканнар
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы базасында бертөркем ветеринария белгечләрен җыеп укытканнар. Бу кешеләрнең терлекләрне карау, дәвалау тәҗрибәсе зур, әмма махсус белемнәре юк. Курслар шундыйлар өчен оештырылган: ике атна дәвамында алар лекцияләр тыңлаганнар, практик дәресләрдә булганнар. Укулар тәмамлангач, Казан дәүләт ветеринария академиясе галимнәре аларга таныклыклар тапшырганнар.
-
Әлки районы буенча вакытлы матбугатка язылу планы 21,5 процентка үтәлгән
Киләсе елның беренче яртысына вакытлы матбугатка язылу планы әлегә 21,5 процентка гына үтәлгән - барлыгы 2664 экземпляр газета-журналга подписка рәсмиләштерелгән. 23 октябрьгә чаклы вакытлы матбугатка ташламалы бәяләрдән язылып була. Шушы мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз.
-
Әлки районында гриппка каршы гриппол, совигрипп, ультрикс дигән вакцина белән прививка ясыйлар
Табиблар кисәтә: кыш айларында көтелгән грипп эпидемиясеннән хәзердән прививка ясап кына сакланып була. Район үзәк хастханәсендә гриппол, совигрипп, ультрикс дигән вакциналар белән прививка ясыйлар. Әлегә күрсәткечләр бик түбән, район буенча 28 проценттан аз гына күбрәк. 1580 укучының 480 е, 60 яшьтән олырак 2460 кешенең 812 се генә прививка ясаткан. Хәтта...
-
Әлки районында призывник көне үткәрелде
Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш буенча армиягә китәчәк егетләр өчен тантаналы итеп призывник көне үткәрелде районда. Анда тиздән солдат шинеле киячәк егетләрдән тыш аларның әти-әниләре, дуслары, өлкән сыйныф укучылары да катнашты. Барысы да һәрвакыттагыча: призывникларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәбрикләп, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев Россия Президентының...
-
Фарсель Зыятдинов татарстанлыларга нинди кыш фаразлый?
Быел бакчачылар салкын кыш юрый. Синоптикларның да фаразы шундыйрак: