18 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районында яшь армиячеләр хәрәкәте оешты
Узган атнада район мәктәпләреннән берәр укучыны яшь армиячеләр рәтләренә кабул иттеләр. Алга таба һәр мәктәптә хәрби-патриотик клублар оештырылачак, яшь армиячеләр отрядлары эшләп китәчәк, диләр педагоглар. Берара мәгариф системасында хәрби-патриотик тәрбиягә игътибар бик нык кимеп, бу юнәлештә бушлык барлыкка килгән иде. Аны "тутыру" өчен Россия Президенты Указы кирәк булган икән: үткән...
-
Әлки районының Әхмәт авылы зиратында 22-23 октябрьдә өмә үткәрелә. Кайтыгыз, авылдашлар!
22-23 октябрь көннәрендә Әхмәт авылы зиратында өмә үткәрелә. Зиратны чистарту, карт һәм яңа үсеп чыккан агачлардан арындыру өчен балта, пычкы кебек эш кораллары белән килергә кирәк. Өмә иртәнге 8 дә башлана. Әхмәтлеләрнең һәм читтә яшәүче авылдашларның бу игелекле эштә актив катнашуына өметләнәләр.
-
Әлки районы бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике кыз дөньяга килгән
Яңа туган бәбиләр хисабына үткән атнада район халкы ике кешегә артты. Үзәк хастаханәнең бәби тудыру бүлегендә ике кыз дөньяга килгән.
-
Татарстанда төп чыршы бәйрәме 25 декабрьдә узачак
Яңа ел бәйрәмендә балалар һәм яшьләр иҗат конкурсларында, фестивальләрдә һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр кунак булачак.