20 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районы кино учреждениесе фестиваль фильмнарын күрсәтә
Район кино учреждениесенә ХII Казан Мөселман киносы фестиваленә тәкъдим ителгән, анда күрсәтелгән фильмнар яздырылган кассеталар кайткан. Кино сөючеләрнең теләге буенча аларны көн дәвамында күрсәтәләр. Кинотеатрды бигрәк тә коллективларны, зуррак төркем белән килүчеләрне көтәләр.
-
Әлки районы укытучысының проекты иң яхшысы дип табылды
Бәйгеләрдә укытучылар да осталыкларын күрсәтә: Әхмәт мәктәбеннән Гөлшат Зәйнуллина "Белем җәүһәрләре - 2016" VII Бөтендөнья конкурсында җиңү яулады. Аның интернет-проекты номинациядә иң яхшысы дип табылды.
-
Әлки районыннан 3 укучы бөтенроссия олимпиадасының призерлары булдылар
Россия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләре буенча бөтенроссия олимпиадасында безнең районнан 10 укучы катнашты. Олимпиада 10-11 нче сыйныфларда укучылар һәм студентлар өчен үткәрелде. Һәм безнең 3 укучыбыз - Ләйсән Гарипова, Алмаз Вәлиев, Елена Игнатьева олимпиада призерлары булдылар. Алар Базарлы Матак мәктәбендә укыйлар. Остазлары Ләйсән Хәсәнова - рус теле, Вилә Хафизова...
-
Әлки районыннан бүген алты егет Оренбургтагы “үз” частебезгә хәрби хезмәткә китте
Кичә көзге чакырылыш буенча беренче төркем егетләребезне Россия Кораллы Көчләренә хезмәткә озаттык. Армия сафларына Иске Салман, Карга, Түбән Әлки һәм Базарлы Матактан алты яшь кеше китте. Район хәрби комиссариатының чакырылыш пунктында аларны каршы алып, тиешле документларга кул куйдырган арада егетләр белән сөйләшеп алдык. Алар инде барысы да махсус урта я...