26 октябрь 2016 яңалыклары
-
Иртәгә кар явачак
Республика Гидрометеоүзәге иртәгәсе һава торышын хәбәр итә.
-
Әлки районының Түбән Әлки авылы мәчете ремонтланды
Түбән Әлки авылы мәчетендә бу көннәрдә ремонт эшләре төгәлләнде. Хәзер биредә җылы идән, җылы сулы тәһарәт алу урыны бар. Мәчеткәә йөрүчеләрнең шатлыклары бик зур. Алар мәчетне ремонтлашкан авылдашлары Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларга, "Яшь көч" җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитовка, "Ремтехсервис" җитәкчесе Рәис Галиуллинга, Айрат Гыйльмиевка бик тә рәхмәтле.
-
Әлки районы: Иске Матак җирлегендә яшәүчеләрнең салым бурычлары 660 мең сум
Иске Матак җирлегендә яшәүчеләрнең 2015 ел өчен милек салымнары 660 мең сум тирәсе. Бурычның 125 мең сумын почта аша түләгән халык, тагын бер өлеше интернет аша капланган. Иң күп салымны транспорт чаралары булган кешеләр түләргә тиеш, аларның гомуми бурычы 440 мең сум тәшкил итә. Биредәге җирлекне арендага алган инвесторның ("Хузангай"...
-
Әлки районы: Югары Колчурино җирлегендә балалар өчен уен мәйданчыгы төзиләр
Югары Колчурино авыл җирлеге советы балаларга уен мәйданчыгы төзү өчен таган, карусель, баскычлы таучык һәм башка җайланмалар сатып алган. Мәйданчыкны һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янындагы паркта ясарга планлаштыралар. Биредә инде багана башларына лампалар да, эскәмияләр дә куелган. Уен җайланмаларын кышка кадәр бастырып өлгерергә уйлыйлар, чөнки кышын балаларга уйнар...
-
Әлки районында ведомствоара исәптә торучы 14 гаиләдә янгын сигнализациясе датчиклары урнаштырылган
Районда 14 гаиләнең өйләренә янгын турында хәбәр бирү җайланмалары куелды. Быел гыйнвар аенда Лениногорск районында булган, балалар үлеменә китергән янгын фаҗигасеннән соң Президент Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык шәһәр һәм районнарында күп балалы һәм ведомствоара исәптә торучы гаиләләр яшәгән фатирларда, өйләрдә янгын турында хәбәр бирү җайланмалары куярга кушкан иде. 1 ноябрьгә...
-
Әлки районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде – Бөек Ватак сугышы ветераны, район газетасының элекке редакторы Бари Илал улы Гыйльмиев вафат булды
Районыбыз җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Әлки төбәгенең абруйлы шәхесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, район газетасының элекке редакторы Бари Илал улы Гыйльмиев 25 октябрьдә 92нче яшендә вафат булды. Бари Илалович үз принципларына тугры, туры сүзле, бәйсез һәм горур холыклы, югары эрудицияле һәм талантлы, гаҗәеп эшчән һәм булдыклы кеше иде. Ул 1925...
-
Казанның "Ривьера" аквапаркында 21 яшьлек кыз үлгән
Түбән Новгородтан Казанга килгән кыз ире белән аквапаркка билетны үзләренә туй бүләге сыйфатында алган булганнар.