31 октябрь 2016 яңалыклары
-
31 октябрь 2016 - 12:06Әлки районы мәдәният йорты үзешчәннәре тирә-күрше район һәм шәһәрләрдә концертлар куеп йөриБу көздә район мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы башка районнарда да концертлар куеп йөри. Октябрь урталарында Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында зур концерт күрсәткәннәр. Ничек анда барырга уйлаганнар дисәң, шул авылның мамык шәл сатып йөрүче абый-апалары, мәдәният йортында репетицияләрен күреп, бик тә Күгәрченгә килүләрен сораганнар икән. Клуб тулы халык җыелган,...
-
31 октябрь 2016 - 11:46Әлки районы, карантин белән бәйле бер айлык тәнәфестән соң, кабат Казанда ярминкәләр үткәрә башладыКарантин белән бәйле бер айлык тәнәфестән соң, узган атнаның шимбәсендә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә ярминкә үткәрүдә катнашты. Сентябрь азагында күрше Нурлат районында дуңгыз чумасы очрагы ачыклангач, республиканың сигез районында, шул исәптән бездә дә әлеге чирнең таралу куркынычына бәйле карантин игълан ителгән иде. Бу чорда әлеге районнар авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә...
-
31 октябрь 2016 - 08:47Әлки районы мәдәният йортында “Мәхәббәтсез яшәп булмый” дигән кичә үткәрелде29 октябрь - шимбә кичендә район мәдәният йортында әнә шундый исем астында тематик кичә үткәрелде. Анда районыбыз авылларыннан әлегә гаилә кормаган егетләр һәм кызлар чакырылды. Алар өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Бәйрәм азагында иң активларга Фирдүс Тямаев концертына билетлар бүләк ителде. "Үзебезнең дә исебез китте - кичәдә яшьләр бик актив...
-
31 октябрь 2016 - 07:03Әлки районы үзәге Базарлы Матакта 4 ноябрьдә бәйрәм ярминкәсе була4 ноябрьдә район үзәгендә Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан көзге ярминкә үткәрелә. Ярминкәдә хуҗалыклар, фермерлар бөртек, фураж, печән, салам, бәрәңге, ит белән сату итәчәк. Шәхси хуҗалыклар да үзләрендә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итәр. Мәктәпләр шулай ук үзләре үстергән-җитештергән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар, тозлаган-маринадлаган продукция, кош-корт итен сатуга алып чыгачак....
-
31 октябрь 2016 - 07:03Әлки районында үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 88 очрагы ачыкланганҮткән атнада ЮХИДИның район бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 88 очрагын ачыклаган. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән бер йөртүче тоткарланган.