31 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районы мәдәният йорты үзешчәннәре тирә-күрше район һәм шәһәрләрдә концертлар куеп йөри
Бу көздә район мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы башка районнарда да концертлар куеп йөри. Октябрь урталарында Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында зур концерт күрсәткәннәр. Ничек анда барырга уйлаганнар дисәң, шул авылның мамык шәл сатып йөрүче абый-апалары, мәдәният йортында репетицияләрен күреп, бик тә Күгәрченгә килүләрен сораганнар икән. Клуб тулы халык җыелган,...
-
Әлки районы, карантин белән бәйле бер айлык тәнәфестән соң, кабат Казанда ярминкәләр үткәрә башлады
Карантин белән бәйле бер айлык тәнәфестән соң, узган атнаның шимбәсендә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә ярминкә үткәрүдә катнашты. Сентябрь азагында күрше Нурлат районында дуңгыз чумасы очрагы ачыклангач, республиканың сигез районында, шул исәптән бездә дә әлеге чирнең таралу куркынычына бәйле карантин игълан ителгән иде. Бу чорда әлеге районнар авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә...
-
Әлки районы мәдәният йортында “Мәхәббәтсез яшәп булмый” дигән кичә үткәрелде
29 октябрь - шимбә кичендә район мәдәният йортында әнә шундый исем астында тематик кичә үткәрелде. Анда районыбыз авылларыннан әлегә гаилә кормаган егетләр һәм кызлар чакырылды. Алар өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Бәйрәм азагында иң активларга Фирдүс Тямаев концертына билетлар бүләк ителде. "Үзебезнең дә исебез китте - кичәдә яшьләр бик актив...
-
Әлки районы үзәге Базарлы Матакта 4 ноябрьдә бәйрәм ярминкәсе була
4 ноябрьдә район үзәгендә Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан көзге ярминкә үткәрелә. Ярминкәдә хуҗалыклар, фермерлар бөртек, фураж, печән, салам, бәрәңге, ит белән сату итәчәк. Шәхси хуҗалыклар да үзләрендә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итәр. Мәктәпләр шулай ук үзләре үстергән-җитештергән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар, тозлаган-маринадлаган продукция, кош-корт итен сатуга алып чыгачак....
-
Әлки районында үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 88 очрагы ачыкланган
Үткән атнада ЮХИДИның район бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 88 очрагын ачыклаган. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән бер йөртүче тоткарланган.