8 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районының хезмәт һәм тыл ветераны Мария Скворцова 1941 елгы хәрби парад турында хатирәләрен уртаклаша
Бу атнаның дүшәмбесендә башкалабызда Кызыл Мәйданда 1941 елның 7 ноябрендә узган легендар парад хөрмәтенә тантаналы марш үткәрелде. Парад расчетлары хәрәкәте нәкъ иртәнге 10 да башланды. Кызыл Мәйдан брусчаткасыннан сугыш чоры формасында 5 меңнән артык кеше узды. Моннан 75 ел элек булган әлеге тарихи вакыйганы да хәтерләүче райондашларыбыз бар әле. Базарлы...
-
Әлки районы авыл җирлекләре референдумга әзерләнә
Авыл җирлекләре советлары алда торган референдумга әзерләнә: киләсе елда халыктан җыелачак үзара салымны нинди максатларда тоту турында шушы җирлектә яшәүчеләр, депутатлар фикерен исәпкә алып карарлар кабул ителде, референдумның кайчан буласы турында игъланнар эленде. Аеруча актив авыл җирлекләрендә йорттан йортка кереп аңлату эше дә алып баралар. Хәер җирлек башлыклары әйтүенчә, кешеләр...
-
Әлки районында сөтне 22 сумнан кабул итәләр
1 ноябрьдән сөтне сатып алу бәяләре берникадәр артты. Район халкыннан сөт кабул итүче "Молпром" аның һәр килограммы өчен 22 сум акча бирә. Түбән Әлкидә эшмәкәр Шәйхетдиновлар сөтне 20 сум 50 тиеннән кабул итә. Сүз уңаеннан: шәхси сектордан сөт хәзерләү быенча Чуаш Кичүе авыл җирлеге беренче урында. Биредә тәүлек саен 1700-1800...