9 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әлкилеләрне кабул итәләр
16 ноябрьдә районның монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов килеп, 9 сәгатьтән башлап халыкны кабул итәчәк. Язылу өчен тел.: 21-7-57. *** 18 ноябрьдә район хакимияте бинасында әлкилеләр "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәк җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Татьяна Воропаева белән очрашып, үзләрен борчыган мәсьәләләр...
-
Әлки районыннан Раил Исхаков Татарстан беренчелегендә өченче урынны алды
Казанда җиңел атлетика буенча үткән ярышларда 1997-1998 елларда туган үсмерләр арасында Исхаков Раил өченче урынны алды. Ул йөгерү буенча 60 метрлы дистанциядә 38 көндәше арасында шундый әйбәт нәтиҗә күрсәтте.
-
Әлки районында иң яшь Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов мәктәп балалары белән очрашты
Хәрәкәттәге армиядә иң яшь Советлар Союзы Герое булган Борис Кузнецов шушы көннәрдә районыбызда булып китте. Борис Кузнецов Бөек Ватан сугышына үз теләге белән 16 яшендә китә, 17 яшьтә инде ул фашистларга каршы сугышта зур кыюлык һәм батырлык күрсәткән өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Ветеран әле дә баш сөягендә...
-
Әлки райнында пенсионерлар өчен компьютер курслары ачылды
Бу атнада өлкән яшьтәге әлкилеләр өчен компьютерда эшләргә өйрәтү курслары башланып китте. Алар РФ Пенсия фонды аша финанслана, димәк укучыларның үзләре өчен бушлай. Ел ахырына укуын тәмамлаячак төркемдә 12 кеше шөгыльләнә, ә гыйнварда җыелачак төркем 15 пенсионерны туплаячак. -Татарстан буенча быел бу дәресләргә 1000 кеше йөриячәк. Ә безнең районда алдагы...
-
Әлкилеләргә пособие түләнерме
Дәүләт Думасы депутатлары баланы карау буенча пособиене берничә тапкырга арттырырга , шулай ук аны түләү срокларын да ел ярымнан өч елга кадәр итеп үзгәртергә дигән мөрәҗәгать белән чыктылар. Бу турыдагы закон проекты Дәүләт Думасына кертелде дип яза "Российская газета". Бала карау ялында булган аналарга беренче бала өчен бер минималь хезмәт...
-
1 февральдән пенсияләр артачак
2017 елның 1 февраленнән пенсияләр чираттагы тапкыр индексацияләнәчәк.