19 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районында электрикларга эш арткан
Әлки "Энерготехсервис" җәмгыяте эшчеләре күптән түгел Иске Салманда яшәүче фермер Рамил Насыйбуллинның терлекләр фермасын электрлаштырдылар. Хәзер исә егетләр ремонтланып килүче Яңа Салман клубында эшлиләр. Алар шулай ук Базарлы Матакның Филиппов урамында төзелгән ятимнәр өйләрен дә электрга тоташтыралар. Бу эшләрне зур тырышлык һәм җаваплылык белән электрчылар Зәйдуллин Илнур, Хисмәтуллин Фаил һәм...
-
Иртәгә районыбызда үзара салым буенча референдум үткәрелә
20 ноябрь, якшәмбе көнне, авыл җирлекләрендә 2017 елга үзара йөкләнгән салым турында референдум булачак. Аңа әзерлек инде күптәннән бара: җирлек советлары депутатлары, шунда яшәүчеләрнең фикерен искә алып һәм җирлеккә кергән авыллар проблемаларыннан чыгып, референдумга нинди сораулар кую турында карарлар кабул итәләр. Инде бюллетеньнәр дә әзер. Аларда басылган сораулар һәр җирлектә...
-
Депутатлар халыкны кабул итә
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе төзелүнең 15 еллыгы уңаеннан партиянең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә депутатлар халыкны кабул итәчәк. 22 ноябрьдә, сишәмбе көнне, 9.00дән башлап җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Базарлы Матак, Крайнов ур., 58) халыкны Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Федорович Никошин кабул итә. 23 ноябрьдә, чәршәмбе көнне, 10.00дән...