25 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районы: Базарлы Матак мәктәбендә әниләр бәйрәме
Базарлы Матак мәктәбенең 8 "А" сыйныф укучылары Әниләр көне уңаеннан үз әниләрен кунакка чакырганнар. Алар газизләренә бүләкләр дә әзерләгәннәр, биеп-җырлап, шигырьләр сөйләп күңелләрен күтәргәннәр. Әниләр балалары белән төрле конкурсларда катнашкан. Күңелле бәйрәм рухы бөтен кешене бөтереп алган! Бәйрәм ахырында балалар әниләренең беләзегенә кызгылт-сары тасмалар бәйләгәннәр. Чөнки бу төс кояш төсе,...
-
Әлки районында Хәйруллин Хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова инвалидларга бүләкләр тапшырды
Хәйруллин Хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова районыбызда булып китте. Ул алда торган инвалидлар көне уңаеннан Базарлы Матакта яшәүче Камалов Фаик белән Ибраһимов Ринат янында булды, фондның күчтәнәчләрен тапшырды. Ирина Николаевнаны бу егетләребезнең тормышта югалып калмаулары, нык рухлы булулары сокландырды. Ул аларга уңышлар, исәнлек теләде.
-
Әлки районында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев сайлаучыларны кабул итте
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның сайлаучыларны кабул итү көннәре районда һәрчак актив үтә. Бу юлы да депутат янына төрле гозерләр белән дистәдән артык кеше килгән. Алар арасында шәхси мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүчеләр дә, җәмәгать мәшәкатьләре белән йөрүчеләр дә бар. Әйтик, балалар спорт мәктәбе директоры Рәмис Вафин РСФСРның спорт мастеры...
-
Әлки республика каратэчыларын җыйды (+ Фото)
Базарлы Матакта "Алинә" универсаль спорт залында киокусинкай-каратэ буенча республика чемпионаты узды. Ярышлар әлеге спорт төре белән шөгыльләнә генә башлаган яшьләр арасында узды. "Алинә" спорт залына якын килерлек түгел - бөтен тирә-юньдә зур-зур автобуслар, бихисап җиңел машиналар. Бу үзе үк инде чемпионатта бик күп кеше катнашуын күрсәтеп тора иде. Ярышларга килгән...
-
Әлки районы: шәхси сектордан быел 126 миллион сумлык сөт хәзерләнгән
Райондагы сөт кабул итү пунктларының икесендә дә бәяләр тигезләште: "Молпром" һәм "ШЭ Шәйхетдинов" сөтнең һәр килограммы өчен 22 сумнан исәп-хисап ясый. Соңгы ункөнлектә шәхси хуҗалыклардан 194 тонна сөт җыеп алынган һәм моның өчен 4 миллион 285 мең сум акча түләнгән. Беренче урыннарда - Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Иске Алпар җирлекләре....