8 декабрь 2016 яңалыклары
-
Кәчи кызы – илнең данлыклы тукучысы
9 декабрьдә Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Россия Геройларын, Дан орденының һәм Хезмәт даны орденының тулы кавалерларын искә төшерәчәкләр, данлаячаклар. Әлки җире дә илгә батыр, тырыш уллар үстереп биргән төбәк. Бөек Ватан сугышы елларында алты якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек...
-
Әлки районы: Үргәгарда бер-бер артлы ике егет өйләнгән
Үргәгарда авылдашларын сөендереп бер-бер артлы ике егет гаилә корган. "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятендә механизатор булып эшләүче Әнәс Хәмитов Баллыкүл кызы Тәнзиләне гомерлек яры иткән. Ә шул ук җәмгыятьнең отряд начальнигы Айрат Нуруллин Казан кызы Раиләне авылда яшәргә күндерә алган. Шулай итеп Үргәгарда ике яңа гаилә барлыкка килгән.
-
Әлки районының балалар приюты республика проектына кушылган
"Каенкай" балалар һәм үсмерләр приюты "Мәрхәмәт" Татарстан хатын-кызлары хәрәкәте ярдәмендә "Бергәләп булдырабыз" дигән проектны гамәлгә ашыруга керешкән. Проектның максаты - приютта яшәүче балаларга көнкүреш, хезмәт һәм физик тәрбия бирү, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү өчен уңайлы шартлар тудыру. Яңа Салман приютында проектның өч юнәлешен уйлап тапканнар. Аның берсен - "Кунак...