Әлки районының Алпар авылында яңа мәчет төзү буенча җыен үткәрергә җыеналар
Агымдагы елның 3 декабрендә Биектауда алпарлыларның зур җыены булып узды.
Анда авылыбыздан чыккан гади эшчеләре дә, эшмәкәрләре дә, җитәкчеләре дә, лаеклы ялдагылары да катнашты. Җыен Алпар авылында яңа мәчет салуга багышланган иде. Мәчет төзү мәсьәләсенә җыендагыларның берсе дә битараф калмады, күпләр җанлы чыгыш ясадылар һәм катнашучыларның барысы да мәчет төзелешенә...